Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия белән Көньяк Осетия чигендә яңа атышулар



Цхинвал – Грузия-Осетия низагы төбәгендә бүген көннең икенче яртысында янә атышулар булган. Әлегә корбаннар турында мәгълүмат юк.

Грузиянең интеграция министры Темури Якобашвили бүген Цхинвалда тынычлык саклау көчләре белән очраша. Анда Русиянең махсус илчесе Юрий Попов та килер дип көтелә.

Көньяк Осетия рәсмиләре әйтүенчә, узган төндә булган атышулар нәтиҗәсендә 18 кеше яраланган. Берничә авыл һәм Цхинвал тирәсе утка тотылган.

Грузия тышкы эшләр министрлыгы утны башта осетин ягы ачты дип белдерә.

XS
SM
MD
LG