Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:50

Дмитрий Медведев Казан Кирмәнендә 2013 елда булачак Универсиадага әзерлек турында сөйләште.

Казанга керми дигән иделәр

А. Солженицынның вафат булуы Президентның эш графигын үзгәртте. Гомердә булмаган хәл - чәршәмбе көнне Русия патшасы берьюлы ике тапкыр Чабаксарга килде. Иртәнге 6-да ул андагы елга портыннан аэропортка барып Мәскәүгә очты һәм Александр Солженицынны соңгы юлга озаткач, яңадан Чабаксарга очып килде. Димәк, бу җиназадан соң президент сәфәре өзелмәде. Монда ул үзе кебек үк хокук профессоры, Чувашия президенты Николай Федоров белән өч сәгать сөйләшеп утырды. Анда булу программасы кыскарды.

Һәркайда көттеләр

Казанда да Дмитрий Медведев әллә ни озак булмады. Бу юлы Русия президенты вазифасына керешкән Медведевның Казанга кереп чыгуына зуррак мәгънә салынды. Әгәр дә Татарстан һәм аның җитәкчеләре белән яңа президент яхшы элемтә урнаштырса, яңа патша Татарстанга юньле караса, монысы бер хәл. Ә инде татарны яратмаса, республикаларны таптап, җимереп ташлау турныда уйласа, бөтенләй башка эш. Татарстанның мөстәкыйль мәгълүмат чаралары һәм ”Азатлык” радиосы Медведевның җәйге ял вакытында көймәдә Казанга керүе турында берсеннән-берсе күркәм фаразлар корылды.

Менә Медведев икътисад белән кызыксына, КамАЗга бара, инновацияләр турында акыллы фикерләр әйтә. Менә ул хәләл җефете Светлана Владимировны җитәкләп Казан университетының Ленин укыган хокук факультетында кануннарның үтәлеше турында сөйли…

Раифа монастыренә барып, андагы гүзәл табигать, архитектура белән таныша. Бәлки әле боралакка утырып Свияжски утравы өстеннән очып үтәр һәм мондый тарихи урынны тергезеп, туристлар үзәге ясар өчен 5-6 миллиард сум акча бирергә вәгъдә итәр.

Өметләр, хыяллар, истәлекләр…

Үтә дә милли рухлы ватанпәрвәрләр, Медведев Шәһри Болгарга барып, борынгы таш диварларны караса, зиһеннәре ачылып китәр дип өметләнде. Заманында Петр патша мондагы гүзәл ядькәрләрне күреп шаккаткан һәм Болгар хәрәбәләрен сакларга кушкан. Һәм алар сакланган да. Мөселманнар җәмигъ мәчетенә күпләп йөремәсен өчен, шунда ук Успения чиркәве дә төзеп куелган.

Петр I һәм Екатерина II-нең көймә белән Казанга килүе, шәһәр тарихының якты сәхифәсе.
Әби патша елга буеннан Казан үзәгенә утырып менгән арба әле дә дәүләт музеенда тора. Аның бронза нөсхәсе Бауман урамына куелган. Әх, ул көймә белән Казанга килүләр! Заманында Максим Горький да Казанга пароходта килгән, хәтта Миңтимер Шәймиев та Казан авыл хуҗалыгы институтында укырга Актаныштан Агыйдел, Чулман буйлап пароходта килгән.

”Звезда Поволжья” гәзитенең романтик мөхәррире Рәшит Әхмәтов Медведев Казанга килеп Яңа Савин районында төзелеп яткан яңа мәктәпне каравын алдан әйткән. Әхмәтов фикеренчә, президент төрек-татар лицеена да кереп чыкса шәбрәк булыр иде. 50-ләп төрек укытучысын куып кайтару турында да аңлатма бирер иде. Төбәкара клиник диагностика үзәгендә дә Русия президентын күптән көттеләр.

Медведев Казанга килгәч, укыту стандартларыннан төбәк милли компонентларын төшереп калдыру турындагы сорауга җавап бирер, дип көттеләр. Һәм шул ук “Звезда Поволжья” фикеренчә Шәймиев Медведев каршында милли сәясәт стратегиясе турында мәсьәләне катгый итеп куерга мөмкин иде. Русиядә милли сәясәт белән рәтләп шөгыльләнмиләр. Менә шуңа күрә компонетлары җимерелә дә.

Шул ук гәзит әйтүенә караганда, Мәскәү – Казан – Екатеринбург тиз йөрешле тимер юл төзергә вакыт җиткән. Күз алдына китерегез – Медведев тимер юлы шпаллары буйлап киң адымнар белән атлый һәм Мәскәү-Питербур юлы кебек җилле тимер юлын көнчыгышка таба да сузу турында, нәкъ патша Петр 1 кебек кизәнеп, күрсәтмә бирә…

Барысына ничек өлгерәсең?

Изге Казан ана иконасын карамыйча да булмый. Кыскасы, Медведев әйтелгән һәм көтелгән эшләр белән шөгыльләнсә, аңа әби патша һәм Петр I кебек Казанда бер атнага калырга туры килер иде.
Хәзер чынбарлыкка карыйк. Медведев утырган «Россия» махсус көймәсе Казан портына сәгать 11-дә килеп, төш алдыннан китеп тә барды. Президентның тормыш иптәше Светлана Владимир кызы Казанда күренмәде. Алдагы көндә ул Түбән Новгород өлкәсендәге Девеев монастеренә сәфәр кылган.
Медведев Казанда Универсиадага әзерлек турында дәртләндергеч белдерүләр ясады. Әзерлеккә хокукый нигезләр бирүче фәрманнар чыгарачагын әйтте. Ул Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин белән бергә Универсиадага багышланган күргәзмә карады.

Казанда 15 ләп ике катлы машина юллары һәм күперләр төзеләчәк. Шәһәрдә 130 чакрым юл салыначак. Миңтимер Шәймиев хәзергә Универсиада үткәрү шартлары яхшы гына булса да, шәһәрдәге мөмкинлекләр, социаль инфраструктура җитәрлек түгел диде. Метро озынаерга тиеш. Спорт объектларына 9.5 миллиард сум акча бүленәчәк. Медведев Универсиада өчен төзелгән 10 мең кеше сыярлык шәһәрчек Казан университеты студентлары карамагына калачак диде. Берьюлы шул кадәр күп тулай торак аласы булгач, димәк университет үзе дә киңеп китәргә тиеш. Шәймиев белән күзгә-күз сөйләшкәндә сүз ниләр турында барганын Татарстан һәм Русия президентлары үзләре һәм ходай гына белә.

Президент графигын кем төзегән?

Сәяхәтче Медведев утырган зур көймә Казанда төшке ашка да калмыйча, сәгать 1 ләрдә елга портыннан кузгалды. Аның озатып йөрүче Идел буендагы президент вәкиле Григорий Рапота Фәрит Мөхәммәтшин белән КамАЗга китте.

Медведев утырган көймәнен кайда баруы беркемгә дә әйтелмәде. Кичкә таба билгеле булганча, «Россия» көймәсе Раифа монастыренә якын урынга туктап торган. Димәк, төшке аш шул тирәдә, мөгаен көймәдә булгандыр. Медведев көймәсе Болгарда туктармы, әллә Кама Тамагы янындагы матур табигатьле урында ял итәләрме – би хәбәр. Әллә Сембергә яки Самарга кичкә каршы ук туп-туры китәләрме - монысы да дәүләт сере. Шунысы ачык - премьер-министр Путин Пекин Олимпиадасына киткәндә, президент Медведевка бик каты сәфәр графигы төзелгән.

XS
SM
MD
LG