Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

АКШ президенты Мяньмардaгы хәрби хакимиятне тәнкыйтьләп, Кытайны илдәге кеше хокукларын үстерергә чакырды.

АКШ президенты Джордж Буш Олимпия уеннарына барыр алдынан дөньядагы кеше хокуклары торышына карата чыгыш ясады. Пекинда башланачак Олимпия уеннарын ачу тантанасына барыр алдыннан Буш, Тайланд башкаласы Бангкокта кайсыбер Азия илләрендәге кеше хокуклары торышын тәнкыйтьләп чыгыш ясады.

Вашингтон, үз халкына ясаган басым өчен Мяньмардaгы хәрби хакимиятне гел тәнкыйтьләп килде. АКШ тәнкыйть белән генә чикләнмәде, демократия активистларын бастырырга тырышкан хәрби хакимиять башлыкларына каршы сәяси чикләүләрен арттырды.

Президент Буш, Мяньмарга күрше ил, Тайландта ясаган чыгышында, АКШның Мяньмар халкына һәм соңгы 19 елда өй сагында тотылган оппозиция башлыгы Аунг Санны яклауны дәвам иттерәчәген белдерде.

“Америка тагын бер кат Мяньмарның хәрби хакимиятеннән, Аунг Сан Суу Кйен һәм башка сәяси тоткыннарны азат итүен сорый. Без Мяньмар халкына демократик хокукларны кайтару өчен ярдәмебезне дәвам иттерәчәкбез”, диде ул.

Буш чыгыш ясаган арада, аның хәләл җефете Лаура Буш ханым исә, Тайланд-Мяньмар чик буендагы качаклар лагерендә булды. Хәрби хакимиятнең басымыннан качкан меңләгән мяньмарлы, чик буендагы качаклар лагерында яши.

Мяньмарда, хәрби җитәкчелек ясаган күпләп үтерү вакыйгасына бу атнада 2 дистә ел була. 1988 елның 8 августында хәрби җитәкчелеккә каршы чарада катнашкан укучылар, буддист руханиләре һәм гади халык, хәрбиләр тарафыннан күпләп кырылган иде.

Тавышын бераз үзгәртә төшеп Буш, Кытайдагы кеше хокукларына карата борчылуын белдереп, Кытайны тәнкыйтьләүне дәвам итте. АКШ президенты Кытайдан җитәкчеләреннән кеше хокукларын үстерүне сорады.

“Кытай башлыкларына, үз илләрендә дин һәм кеше хокуклары торышы безне борчый дип ачыктан-ачык әйттем. Мин күп тапкыр Кытай оппозициясе һәм дин вәкилләре белән дә сөйләштем. Һәм, без, Кытай халкының да кешелеккә бирелгән иреклек хисен татырга хакы бар дип уйлыйбыз”, диде АКШ президенты.

Буш шулай ук, Кытай сәясәтендә АКШны борчыган маддәләрне дә барлап чыкты.

“Кытай хакимиятенең оппозициядәге сәясәтчеләрне, дин һәм кеше хокуклары активистларын кулга алу сәясәтенә карара, АКШ үз карашын үзгәртми. Кытайның бу гамәлләренә каршы чыгабыз. Без ирекле матбугат, кеше хокуклары мәсьәләсе хакында даими сөйләшәбез. Бу Кытай башлыкларының эшенә тыкшыну түгел. Кытайның тәрәккый итүе өчен, үз халкына күбрәк иреклек биреп, аңа ышануы шарт”, дип белде Джордж Буш.

XS
SM
MD
LG