Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сулим Ямадаев федераль эзләүгә бирелгән



Мәскәү – Русия прокуратурасының тикшерү комитеты "Восток" батальонының элекке җитәкчесе Сулим Ямадаевның федераль эзләүдә булуын раслады.

Кичә бу турыда Чечнә эчке эшләр министры Руслан Алханов хәбәр иткән иде.

Ямадаев һәм аның төркемендәге кешеләр 1998 елда кеше үтерүдә гаепләнә.

Чечнә президенты Рамзан Кадыров Сулим Ямадаев мәхкәмәгә бирелергә тиеш диде.

Ул шулай ук хокук саклау оешмаларына аның туганнары эшчәнлегенә дә игътибар итергә чакырды.

XS
SM
MD
LG