Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кирмәне янында урам җыеннары узды


Юныс Камалетдинов
Юныс Камалетдинов

Казан Кирмәне янында Казанны саклаучыларга һәйкәл коруны һәм йөк ташучы бабай һәйкәлен башка урынга күчерүне сорап урам җыены узды.

Казан Кирмәне астында Казанны саклаучыларга һәйкәл коруны сорап урам җыены узды. Аны Юныс Камалетдинов җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге оештырды. Алар шулай ук бу мәйданда Әсгать Галимҗановка һәйкәл салуга каршы. Бу һәйкәл мәйдандагы рухны киметер, аның тарихи кыйммәтен түбәнсетер, дип борчылалар. Шулай ук "кирза" итек, "телогрейка" кигән хәйрияче карты образын тарихи урында урнаштыруны алар татардан көлү дип тә тапкан.

Гаепсезгә һәлак булган бабайлар рухын яклап

“Без Казанны яклаучыларны, гаепсезгә һәлак булучылар рухын яклап пикетка чыктык. Аларны кимсетергә кирәкми. Һаман безне алдап килмәсеннәр. Инде әллә ничә мәртәбә түрәләр имзаларын куеп, һәйкәл салырбыз, дип ышандырдылар”, ди Юныс Камалетдинов.

Гомерен хәйриялек эшенә багышлаган Әсгать Галимҗановка исә башкала үзәгендә, меңъеллык мәйданында һәйкәл куерга җыеналар. Әмма милли хәрәкәт моңа ризасызлык белдерә. “Әсгать Галимҗанов хәйрия символы. Аны халык күп йөри торган базар янына кую тагын да отышлырак булыр иде. Тарихи һәм изге урында йөк ташучыны символ итеп урнаштыру, ул татар горурлыгын кимсетә. Шулай ук монда кан койган әрвахларны да рәнҗетә”, диде Юныс Камалетдинов.

Милли хәрәкәт Әсгать Галимҗановны ышандыра алмаган

Бу нисбәттән язучы Фәүзия Бәйрәмова да татар милли оешмаларын, зыялыларын моның белән килешмәскә, Казанның бу мәй­данына, Хәтер тарихи комплексыннан башка, бернинди һәйкәл куйдырмаска чакырган иде. Алар, Әсгать ага Галимҗанов моны үзе дә аңлар, Кол Шәриф мәчете янында шәһит киткән каһарман татарларның изге урынын алмас, Ммңьеллык мәйданында үзенә һәйкәл куйдыру идеясеннән баш тартыр, дип өметләнгән иде.

Әсгать Галимҗанов гомере буе ятим, инвалид балаларга булыша. Ул озак еллар балалар йортлары, интернатларга акча күчергән, микроавтобуслар бүләк иткән шәхес. 2005 елда ул “Казанның абруйлы гражданины” исеменә лаек булды. Скульптура композициясендә Әсгать Галимҗанов җигүле атны тотып барган рәвештә ясалган. Арбага балалар утыртылган.

Хәзергә бу мәйданда төзекләндерү эшләре бара. Газоннар ясала, куаклар утыртыла. Вандалларга каршы торырлык 75 яктырткыч куелачак. Шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгы төзекләндерү эшләрен 25 августка кадәр төгәл­ләр­гә җыена.

Юныс Камалетдинов, Әсгать Галимҗановның үзе белән дә очрашып сөйләшкән. Тик Галимҗанов үз һәйкәлен башка җиргә күчерү идеясын якламаган.

Үзебезегә һәйкәл юк, читләр рок-фестивале бар

Пикетта катнашучылар 30 августта “Бәйсезлек көнендә” шәһәр мэры Илсур Мәтшинның кирмән тирәсендә “Сотворение мира” атлы рок-фестиваль ясалуга да каршы. “Изге урында читләр шайтан туен ясый”, ди катнашучылар.

Галим Раил Имамов, Казан хакимиятен татар зыялыларын аңламауда гаепли. “Казанны саклаучыларга һәйкәлне куябыз дип килделәр. Хәзер гаепләрен, шушы киң күңелле татар карты һәйкәле белән юмакчылар”, ди ул.

Шул ук вакытта, Кирмән каршында елга эчендә Казанны канга батырып яулап алучыларга салынган чиркәү-һәйкәл тора. "Торсын, без тарихи әйберне җимерергә кушмыйбыз бит", ди Юныс Камалетдинов. Ә үз иле, дине, теле дип җан атканнарга һәйкәл булмады, дип өстәде ул.


Түрәләр күренмәде

Шул ук пикетны ясаучылар шулай ук Казан Кирмәне каршында, шәһәр идарәсе янында да икенче чара уздырдылар. Анысы татар телендәге мәгарифне яклау максатыннан эшләнде. Тегесенә дә, монысына да рәсми кабинетлардан чыгып, сөйләшүче түрәләр табылмады.

XS
SM
MD
LG