Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 4 йолдызлы "Ривьера" кунакханәсе ачыла



Казан – 10 август Казанда 4 йолдызлы "Ривьера" кунакханәсе беренче кунакларын кабул итә.

Сувар-Казан ширкәте төзегән 26 катлы кунакханә шәһәрнең иң биек бинасы булачак. Аның 210 бүлмәсендә берьюлы 350 кеше куна ала.

Шул исәптән, президент-люкс һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бүлмәләр каралган.

Кунакханәне ачу тантанасы 23 август үтәчәк.
XS
SM
MD
LG