Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекинда XXIX җәйге Олимпия уеннары башланды



Пекин – Бүген Пекинда XXIX җәйге Олимпия уеннары башланды. "Кош оясы" дип аталган стадионда үткән ачылу тантанасында 90 мең кеше, шул исәптән 80-нән артык дәүләт башлыгы катнашты.

Олимпия тарихында иң купшы дип аталган бу тамашаны телевидение аша 4 миллард чамасы кеше караган.

Тантана 2008 елның 8нче аенда, 8нче көнендә, 8 сәгәт 8 минутта башланды. 8 саны Кытайда бәхет китерә дип санала.

Тамаша барган арада стадионның тышкы янында Кытайда кеше хокуклары торышына протест белдергән 3 американ ватандашы тоткарланган.

Олимпия уеннары 24 августка кадәр дәвам итәчәк. 200-дән артык илдән 10500 чамасы спортчы спортның 28 төрендә көч сынаша.

Пекин уеннарына Татарстаннан да 12 спортчы китте.
XS
SM
MD
LG