Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:29

Омски шәһәр милли-мәдәни мохтәриятенең бер төркем активистлары 7 көнлек сәфәргә чыгарга җыена.

Сәфәргә чыгучылар өлкәнең төньяк татарлар тупланып яшәүче Усть-Ишем һәм Тевриз районнарына юл тотачаклар.

Мондый ерак юлга чыгу мөмкинлеге мохтәриятнең Омски шәһәре хакимияте тарафыннан үткәрелгән грантлар конкурсында катнашып, уңышка ирешүе нәтиҗәсендә булды. Грантның программасы “Милли мәдәниятләр үсеше” номинациясе буенча Омскиның 2016 елда булачак 300 еллыгына багышлап язылган иде.

Проект җиңүгә лаек дип табылса да, конкурсның шартлары буенча күрсәтелгән сумма – 150 мең рубль урынына мохтәрияткә 60 мең генә бирелде. Хәзерге, хөкүмәт тарафыннан милли оешмаларны берникадәр финанслау бары тик грантлар аша тормышка ашырылган заманда, бу әлбәттә әллә ни зур сумма түгел.

Сумма тулысынча бирелмәсә дә, мохтәриятнең фидакарь әгъзалары грант проектының программасын үтәүгә керештеләр һәм әлбәттә иганәче ярдәме белән. Югыйсә бирелгән сумма өлкә үзәгеннән 600 чакрым ераклыктагы татар авылларына кадәр барып җитәр өчен юл чыгымнарын да капларлык түгел. Ярдәмгә шәһәр мохтәриятенең даими иганәчесе, эшмәкәр Тамир Алимбаев килде

Себер татарларының фольклорын өйрәнү, кайбер нәсел шәҗәрәләрен ачыклау, борыңгы кабер ташларын табу максатлары белән төньяк районнар буйлап сәфәргә чыгу программаның төп бер өлеше булып тора. Омскилылар белән бергәләп сәфәргә җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм галимә Фәүзия Бәйрәмова да барачак.

Фәүзия ханым Омскига 2 көнгә алдан килде һәм 6 август көнне аның катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрелде. Анда, махсус килмәсә дә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Илдар Мингәрәев та катнашты. Омскига Илдар әфәнде Бөтендөнья татар конгрессының бүләген – китаплар китергән.

Большеречье районының Үләнкүл авылы идарәсе рәисе Ләйлә Мөхәмәтшина быел Казанда үткәрелгән зур татар авыллары җитәкчеләре җыены барышында, татар телендә китаплар аз, дәреслекләр иске дип, китаплар сорап мөрәҗәгать иткән булган. Ринат Зиннурович китаплар җибәрергә вәгъдә иткән булган, шул вәгъдәне үтәү максатыннан Үләнкүлгә китаплар китердем, ди Илдар Мингәрәев

Түгәрәк өстәл утырышына килгәндә, ул өлкә Дәүләт университеты аудиториясендә, Себер татарлары тарихын өйрәнүче галимнәр, аспирантлар, татар җәмәгатьчелеге, өлкә хакимияте вәкиле катнашында үтте. Чыгыш ясаучылар шактый булды, Омски галимнәре белән Фәүзия ханым арасында берникадәр бәхәс тә туды.

“Татарларның борыңгы халык икәнен дәлилләүче үз чыганакларыбыз бар. Болар безнең нәсел-шәжәрәләребездә күрсәтелгән, фольклорыбызда, дастаннарыбызда, шулай ук 17 гасырда татар тарихчылары язып калдырган, Урта Азиядә басылып чыккан китапларда Себер тарихы бик ачык чагылдырылган. Кызганычка каршы рус галимнәре боларның күбесен белмиләр, рус чыганакларына гына таянып, татар тарихын 17 гасырдан гына өйрәнә башлыйлар, татарларның борыңгы халык иәнлеген күрсәтәселәре дә килми”, ди Фәүзия ханым.

Хәзер бер уңай күренеш. “Омски галимнәре татарларны, татар тарихы буенча аспирантурага укырга алганнар, киләчәктә аларның хезмәте сизелерлек булырга тиеш”, ди Фәүзия Бәйрәмова.

Андый аспирантларның берсе Динара Локманова. Динара ханым Себер татарлары фольклоры буенча дисертация яза. “Казан белгечләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм һәм алар миңа күп ярдәм күрсәтәләр”, ди Динара Локманова.

Фәүзия Бәйрәмова, татар тарихы белән шөгыльләнүче рус галимнәрен Казанда җыеп сөйләшергә, кемнең нәрсә өстендә эшләгәнен өйрәнергә, бер уртак фикергә килергә кирәк, дигән фикер белдерде.

Ике як та түгәрәк өстәл сөйләшүеннән канәгать калуларын белдерде. Бу хакта Фәүзия ханым: “Мондый сөйләшү күптән кирәк иде, мин хәзер кая барсам да бу тәҗрибәмне дәвам иттерәчәкмен”, диде.

XS
SM
MD
LG