Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Екатеринбург балаларының исән-сау кайтуларын көтәләр


Екатеринбургтан Польшага халыкара фестивальдә катнашырга дип киткән “Күгәрчен” исемле татар-башкорт балалар ансамбле өйләренә кайта алмый интегә.

Фестивальдә уңышлы гына чыгыш ясап, күтәренке күңел белән кире кайтырга чыккач, Брест шәһәренә килеп җитү белән уңайсыз хәлгә калган иде. Брестта өйгә кайтасы поездга утырырга килгән балаларга, кире юл билетлары өчен акча күчерелмәгәнен әйтеп, кире бордылар.

Җитәкчеләр тиз генә кунакханәгә урнашу хәстәрен күрделәр. Әмма икенче, өченче көнне дә акча күчерелмәгән булып чыкты. Бу турыда, билгеле инде, тиз генә балаларның ата-аналарына хәбәр иттеләр. Ата-аналар, балаларны җибәргән ширкәт җитәкчесе Марина Казанцевага чыгып, аның белән тиз арада бәйләнешкә керделәр.

Бүген-иртәгә акча күчерәм дип йөргән Марина Викторовна аннан соң күзгә күренми башлагач, борчулы ата-аналар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдылар. Мәгариф, мәдәният һәм сәнгатьне үстерү буенча төбәкара үзәк җитәкчесе Марина Казанцева хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Үз гаебен таный, акчаларның бурыч түләргә тотылганын әйтә.

“Күгәрчен” ансамбленең чит илләргә һәм башка ерак төбәкләргә беренче чыгуы түгел, моңа кадәр юлда бернинди кыенлыклар да тумаган булган. Ата-аналар сөйләвенчә, ансамбльнең җитәкчесе Раилә Ибраһимова моңа кадәр ике тапкыр чит илгә чыккан вакытта да Марина Казанцева җитәкләгән фирма аркылы эш иткән. Ерак Польшага оныгы Розалияне җибәргән Өлфәт Ахияров ачынып сөйләвенчә, Раилә ханым белән даими рәвештә эш иткән хатынга ышанып, алар ширкәтнең лицензиясе, сертификаты бармы-юкмы икәнлеген дә сорашмыйча, җыйган акчаларын тапшырганар.

Озын юлга чыгар алдыннан ук әти-әниләрдә шик туган булган икән. Әңгәмә вакытында беленгәнчә, китү билетларын да поездга утыртыр алдыннан гына тапшырганнар, 9-14 яшьтәге балаларны төрле вагоннарга утырканнар. Кире юл билетлары турындагы сорауга җавап итеп, Марина Казанцева, күзгә туры карап, 6 август көнне балаларыгызны каршы алырсыз дип вәгъдә биргән.

Алтынчы августта өйгә кайтып җитәргә тиешле балалар әле бүген Мәскәүгә генә килеп җиттеләр. Туган йортларда шатлыклы очрашу иң яхшы очракта 10 августта булыр дип көтелә. Балаларның кайтыр юлга чыгуына “Күгәрчен” балалары укыган 167 мәктәп ярдәм итте. Әти-әниләр аларга зур рәхмәт белдерделәр.

Өлфәт Ахияров рәхмәт тойгылары белән бергә каршылыклы тойгылар кичерүен дә белдерде. Аның фикеренчә, чит җирдә авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү иң беренче чиратта хөкүмәт бурычы иде. “Кайда гына мөрәҗәгать итсәк тә, җитәкчеләр безне ишетмәделәр. Балалар безнең киләчәгебез дип матур сүзләр сөйлиләр, алар сүзенә ничек ышанып яшик инде хәзер”, диде ул.

Бүгенге көндә әти-әниләр газиз балаларын ерак авыр юлдан каршы алу көнен түземсезлек белән көтәләр. Ә сабыйлар акчасына кул сузарга җөрьәт иткән оятсыз ханым әлегә сак астында...

XS
SM
MD
LG