Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең көн тәртибендә - икътисад


АК партия конституция мәхкәмәсе тарафыннан ябылмагач, күпчелек рәхәт сулыш алды. Төркиянең көн тәртибенә икътисад кире кайтты.

Эшкуарлар гади халык та илдәге экономик вәзгыятькә дикъкать итә башлады. Мәхкәмә процессына кадәр дә икътисади тормышта эшләр уңайга табан бармый иде. Әмма сәяси билгесезлек ихтибарны бу җитди проблемадан башка якка борды.

Хәзер төрек экономикасы кая бара дигән сорауларга баш ватучылар күбәйде. Күрсәткечләр бик яхшыга бармавын исбатлый. Август башында Төркия статистика оешмасы үткән июль ае өчен инфлация саннарын игълан итте. Ваклап сатып алуда инфляция 12 % арткан. Ә күпләп сатып алуда исә бәяләр 18,5 % күтәрелгән. Бу инде киләсе айларда инфляциянең тагын да артачагына ишарә итә.

Кайбер экономистлар чын инфляция югарырак дип белдерә. АК партия хакимияткә менгәндә инфляцияне ике санлы цифрлардан бер санлыга төшерү вәгъдәсен биргән һәм беренче 5 еллык хакимияте чорында моны башкарган да иде. Ләкин эшләр кирегә таба бара башлады.

Быел башыннан бензин, газ, транспорт, коммуникация һәм икмәккә бәяләрне күтәрде. Торак бәяләре 15 % артты. Шулай ук электр бәясе дә 15-20 % артты.

Экономик тормыштагы җитешселек өчен тик бу гына сәбәпче түгел. Хөкүмәт экономика белән идарә итүдә соңгы елларда уңышсыз була башлады. Түләнмәгән векселләр быел 6 % үскән һәм микдары якынча 500 миллион, яки 450 миллион доллар тирәсенә җиткән. Яшьләр арасындагы эшсезлек 20 % җитте.

Үзәк Банкның сәясәте сәбәпле доллар белән евро кебек чит ил тотрыклы валюталары асылда үз бәяләреннән түбәндә тотыла. Хөкүмәт шулай итеп импортланган товарларның бәясен төшерә һәм югарырак процент белән чит илләрдән капитал керемен артырырга тырыша. Ләкин бу вәзгыять бигрәк тә төрек экспортчыларын авыр хәлдә калдыра.

Бу атнада текстиль сәнәгате җитәкчеләре, индустрия һәм сәүдә министры белән очрашып үз проблемаларын аңлаттылар. Алар Төркиядәге экономик шартлар сәбәпле текстиль һәм әзер кием оешмаларының Мисырда эшли башлауларын телгә алдылар. Чөнки анда бюрократик кыенлыклар аз, хезмәт хаклары түбән, энергия бәясе дә яхшы икән. Алар әгәр дә бер долларның бәясе бер лира унбиш тиен дәрәҗәсендә, ягъни түбән булувын дәвам итсә, без фабрик-корылмаларыбызны ябарга, мәҗбүр булачакбыз, дип министрга янадылар.

Шулай ук күпләр энергия бәяләренең югары һәм эш бирүченең күп салым түләргә тиеш булувыннан зарланалар. Хөкүмәт бу турыда чаралар күрәчәкме, югыйсә текстиль индустриясен аякта тотудан ваз кичәчәкме дигән сорау туа. Чаралар күрелмәсә төрек текстиле Һиндистан, Кытай, Индонезия һәм Малайзия кебек эш хакы түбән булган илләрнең экспортлары белән ярыша алмаячак.

Мәгълүм, хәзер парламент та ике айга ялга китте. Һавалар эссе. Хәллерәкләр төрле ял йортларында көч җыя. Ягъни, психологик яктан беркем дә начар һәм җитди хәбәрләр белән баш ватарга теләми.
XS
SM
MD
LG