Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗанда президентлыкка намзәтләр имзалар җыя башлый



Бакы – Азәрбайҗанда октябрьдә үтәчәк президент сайлауга 10 намзәткә имзалар җыярга рөхсәт бирелгән.

Алдагы 10 көн эчендә алар 40 мең имза җыярга тиеш.

Теркәү турында карар 5 сентябрьдә кабул ителәчәк.

Намзәтләр арасында хәзерге президент Илһам Алиев, оппозиция вәкилләре һәм мөстәкыйль намзәтләр бар.

Оппозициядәге берничә партия сайлауда катнашудан баш тартты.

Азәрбайҗанда президент сайлау 15 октябрьдә үтәчәк.

XS
SM
MD
LG