Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия уеннарында беренче медальләр тапшырылды



Пекин – Пекинда башланган Олимпия уеннарында бүген беренче медальләр хиҗаларын тапты.

Хатын-кызлар арасында мылтыктан атуда беренче алтын медальне Чехия спортчысы Катерина Эммонс алды. Икенче урында Русиядән Лубовь Галкина. Өченче урында Хорватиядән Снежана Пешич.

Кытай җыелмасы хатын кызлар арасында авырлык күтәрүдә һәм ирләр арасында пистолеттан атуда 2 алтын медаль яулап беренче урынга чыкты.

Икенче урында әлегә Кушма Штатлар (1 алтын, 1 көмеш, 1 бронза), өченче урында Көньяк Кореа (1 алтын, 1 көмеш).

Олимпия уеннары 24 августка кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG