Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили Грузиядә сугыш халәте игълан итте



Тифлис – Грузия президенты Михаил Саакашвили Русияне Грузия җиренә басып керүдә гаепләде һәм илдә 15 көнгә сугыш халәте игълан итте. Саакашвили Русия хәрбиләрен Көньяк Осетиядә этник тазартулар башкаруда гаепләде.

"Русия гаскәрләре, Русия танклары Көньяк Осетиягә кереп үз юлында бу төбәктәге бар грузин халкын куып чыгарды. Бүгенге иртәдә алар анда этник тазарту үткәрде" диде Грузия президенты.

XS
SM
MD
LG