Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

Советлар берлеге таркалганнан бирле Көнбатышның шул элекке совет киңлекләрендәге илләр белән аралашуы күчеш теориясенә нигезләнеп килде.

Шушы теория, бар элекке совет илләрендә дә баскын, залим хакимияттән китеп ирекле базар һәм демократик сәясәткә күчү, шул максатта тиешле реформалар үткәрү теләге бар дигән фикергә барып тоташа.

Шушы теория Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы кебек халыкара берләшмәләрнең, Көнбатышның демократияне тәрәккый итү өчен төрле програмнар алып баруы нигезен тәшкил итә, ә аларда элекке совет дәүләтләренең караңгы үткәннәреннән өметле киләчәккә күчүенең ничек баруы билгеләнә. Һәм бу теориядә авторитаризм алдагы максат, нәтиҗә буларак түгел, ә фәкатҗ үткәннең бер калдыгы буларак кына күренә.

Кайбер илләр чыннан да шушы моделгә туры килеп тәрәккый итә. Әмма кайберләре, мисал өчен Азәрбайҗан, Казакъстан, Төркмәнстан һәм Русия кебек нефтькә бай петродәүләтләр*, бөтенләй башка юлдан бара. Шул дәүләтләрнең конкрет гамәлләреннән алып, җитәкчеләренең рәсми белдерүләренә кадәр шуны күрсәтә ки - күчеш теориясе үз-үзләренә ышанычы арта барган бу дәүләтләрнең хәзерге чынбарлыгына туры килми.

Акчаны көрәкләп алганда, һәм офыкта әле тагын да күбрәк акча алу ихтималы торганда хакимияттәге элитага үзенә каршы эш итү өчен нәрсә этәргеч була ала?

Канун өстенлеген кертеп, үзеңне хисаплы итү элита өчен шул керемнәрне үзеңә боруны туктатуны аңлата. Ә инде сәяси реформалар үткәреп, ирекле һәм гадел сайлау оештыру хәзерге түрәләрнең хакимияттән коры калу ихтималын гына арттыра - тик бу аларга кирәкме соң?

Боларның берсе дә яңа нәрсә түгел. Әле 2006 елда ук Томас Фридман Foreign Policy басмасындагы мәкаләсендә нефть бәясенең һәм иреклек адымнарының капма-каршы юнәлештә баруы турында язган иде.

Әмма Азәрбайҗан, Казакъстан, Төркмәнстан һәм бигрәк тә Русиядә болар барысы да шундый хәлгә җитте ки, бу яңа теория коруны таләп итә.

Һәм бу теория дөньякүләм тенденсияләргә карамый, көндәлек тормыштагы, көндәлек сәясәттәге меңләгән мәшәкатьләрдән килеп чыгачак.

Элекке совет петродәүләтләрендә бүгенге көндә безнең каршыда торган чынбарлык шундыйрак:

- Коммунизмнан күчеш инде тәмам һәм ул авторитаризм белән тәмамланды. Ачкүз элита петродолларлар агымына менеп утырган, сәяси мәйданны үз кулында нык тота. һәм көндәшләренә хакимияткә килү өчен чын мөмкинлек бирмәгән кәмит сайлау оештырып кына ул демократия пәрдәсен тоткан була. Элитада аның икътисади мәнфәгатьләрен яисә сәяси куәтен какшатырлык реформалар үткәрү теләге дә, нияте дә юк. Технократик заманчалашу мөмкин, ләкин демократияләшү мөмкин күренми.

- Петродәүләт элиталары үзләренең дөньядагы әһәмиятен белә һәм үзләренең кирәклеген аңлау аларда ташып тора. Төрле форумнарда алар Көнбатыш демократияләре ишетергә теләгән сүзләрне алдан ук белә һәм ара-тирә ул сүзләрне ишеттереп тора. Әмма алар хәзер читтән бернинди дә киңәш эзләми һәм алар Көнбатыш яклаган үзгәрешкә үз каршылыгын торган саен ныграк белдерәчәк.

- 1975 елгы Һелсинки килешүләре белән башланган чор тәмамланып килә. Һелсинки килешүләре Көнбатышка коммунистик блоктагы үзгәфикерлеләр (диссидентлар) таләбен яклау өчен формал кысса биргән иде. Яңа чорда исә Көнбатыш яклаган демократия һәм кеше хокуклары йөкләмәләренә буйсынуны алга сөрү халыкара эшләрдә торган саен азрак урын алып торачак.

Элекке совет петродәүләтләре белән эш итүдә яңа теорияне менә шушы факторлар шәрехлиячәк. Ул ахыргы чиктә барлыкка килерме, килсә, нинди шәкелдә булачак - монысын әйтәсе кыен. Әмма була калса, яңа теория хәзерге дөньяның янауларына каршы торыр өчен түбәндәгеләрне үз эченә алырга тиеш:

- "Күчеш" дип кылануның азагы. Көнбатыш ягы чынлыкта гамәлгә ашмаган "күчеш" турында шапырына икән, бу икейөзлелек һәм беркатлылык хисен калдырып, демократияне алга сөрү тырышлыкларына зыан гына китерәчәк. Петродәүләтләрнең җитәкчеләре торган саен кыюлана бара. Көнбатышның да нәкъ шулай эш итә башлавы кирәк.

- Демократиянең хакимиятне оештыруда ни өчен иң кулай булуын аңлатуда көчле, ачыктан-ачык белдерлгән дәлилләр. Бу югарыда телгә алынган ачкүз элиталарны халык алдында хисап тотуга, аерым шәхесләрнең хокукларын яклауга, чын үзгәрешләр башлауга этәрә һәм хакимиятне тәртипле генә күчерүне гарантияли. Демократия нигъмәтләренә соклану чоры инде үтте. Петродәүләтләр икътисади күтәрелеш ягыннан вакытлы гына булса да иминлек кичерә, ә андагы элиталар мәгълүмат чараларын дәүләт кулына туплап, аларны бу икътисади уңышларны даими авторитар идарәне аклау өчен куллана. Моңа интеллектуал каршы һөҗүм кирәк.

- Ачыктан-ачык дәүләт мәнфәгатен тану. Көнбатыштагы демократияләр үзләренең башка илләрдәге демократияне гади иреклек принцибыннан чыгып кына түгел, ә аларның үз дәвләр мәнфәгатьләренә дә туры килүе сәбәпле яклавын анык белдерергә тиеш. Уртак кыйммәтләргә һәм канун хакимиятенә нигезләнгән дәүләтләр арасындагы аралар көчлерәк тә, тотрыклырак та, үзара сәүдә дә җиңелрәк алып барыла.

- Демократияне алга сөрүдә яңа стратегияләр. 1990 елларда барлыкка килгән һәм реформаларны төрле халыкара оешмалар аша яклауны максат итеп куйган челтәр элекке совет дәүләтләренең һичюгы аз гына булса да үзгәрергә теләвен белдерүгә нигезләнгән иде. Бу инде хәзер гамәлдә түгел. Демократияне алга сөрү даирәләре вәзгыятҗне тиешенчә бәяләп, бергәләшеп яңа фикерләр тупларга, яңа тәкүдимнәр белән чыгарга тиеш.

- Һәм ниһаять, петродәүләтләрдәге авторитаризмның мөмкин уңышсызлыгы очрагы өчен әзер план булырга тиеш. Петродәүләтләр гәдәттә ахыргы чиктә каты куллы авторитаризм чорына кереп китә, һәм бу дистә еллар дәвам итә ала. Авторитар идарәгә хас беренче кагыйдә шул - анда барысы да тотрыклы, әмма андый тотрыклылык инде икенче көн үк юкка чыгып, хәлләр һәлакәткә тиң начараеп китә ала. Әгәр дә бүген мөмкин дип саналмаган кризисның демократик институтлары бик зәгыйф булган, икътисады бары тик нефть һәм газга гына нигезләнгән авторитар хакимияттә иртәгәсен инде андый кризисның бик мөмкин була алуын аңлау бар икән, бу аның аяныч нәтиҗәләре белән эш итүне җиңеләйтәчәк кенә.

Daniel Kimmage
Азатлык/Азат Европа радиосының геополитика күзәтүчесе

Азатлыкның коментар бүлегендәге фикерләр авторларның шәхси карашын чагылдыра


*петродәүләт - нефть (латинча петро) сату керемнәренә генә яшәгән һәм бар муллыгын шуңа гына нигезләгән дәүләт

XS
SM
MD
LG