Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәләстин шагыйре Мәхмүт Дәрвиш вафат булды



Һьюстон – Кушма Штатларда 67 яшендә танылган фәләстин шагыйре Мәхмүт Дәрвиш вафат булды. Берничә көн элек аңа Һьюстон хастаханәсендә йөрәк операциясе ясалган иде.

Гарәп дөньясының иң танылган шагыйрләренең берсе, Дәрвиш, 60 ел элек Израиль тарафыннан ватаннарыннан сөрелгән фәләстиннәрнең ачы язмышы турында яза иде.

Бәйсез фәләстин дәүләте тарафдары булган Дәрвишне Израиль хакимиятләре 1971 елда илдән куды.

Фәләстин президенты Мәхмүт Аббас шагыйрнең үлеме уңаеннан илдә 3 көнлек матәм игълан итте.

XS
SM
MD
LG