Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Синҗан төбәгендә бәрелешләрдә 8 кеше һәлак булган


Пекин – Кытайның Синҗан төбәгендә полиция белән һөҗүмчеләр арасында бәрелешләр нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә.

Бу соңгы атнада инде икенче бәрелеш.

Синхуа агентлыгы хәбәр итүенчә, мөселман уйгырлар яшәгән бу төбәктә, Кода шәһәрендә һөҗүмчеләр хөкүмәт биналарына шартлаткыч ташлаган һәм полиция машиналарын җимергән. Шуннан соң шәһәргә хәрбиләр киетерелгән.

Дүшәмбедә, Олимпия уеннары ачылуга 4 көн кала, Синҗанның бер полиция бүлегенә булган һөҗүмдә 16 полиция хемзәткәре һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG