Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия көймәләре әлегә Новороссийский портында



Мәскәү – "Русиянең Кара диңгез флотының әйдаман көймәсе һәм башка көймәләре Новороссийский портында тора."

Бу белдерүне бүген флот сүзчесе Игорь Дыгало, көймәләр Грузиягә таба җибәрелде дигән хәбәрләр таралганнан соң ясады.

Ул арада рәсми Киев, әгәр көймәләр Көньяк Осетия низагында катнашса, Украина аларны кайтканда Севатополь ныгытмасына кертмәскә мөмкин, дип белдерде. Бу кисәтү бүген Украина тышкы эшләр министрлыгының интернет сәхифәсендә дөнья күрде.

Русиянең генераль штаб башлыгы урынбасары Анатолий Ноговицын Украинаның белдерүен көтелмәгән белдерү дип атады. Аның сүзләренчә, бу низагка 3-нче тарафның катнашуын аңлата.

XS
SM
MD
LG