Accessibility links

Кайнар хәбәр

Цхинвал Русия көчләре контролендә


Цхинвал – Көньяк Осетия башкаласы хәзер Русия көчләре конролендә дип хәбәр ителә. Русиянең генераль штаб башлыгы урынбасары Анатолий Ноговицын сүзләренчә, якшәмбедә 503-нче укчы полк Цхинвал тирәсенә кергән.

Грузия эчке эшләр министрлыгы вәкиле Шота Уташвили Грузия көчләренең Цхинвалдан китүе турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Грузия көчләре Көньяк Осетиянең башка төбәкләреннән дә киткән. Әммә Русия ягы Грузия көчләре Көньяк Осетиядә әле дә бар, дип белдерә.


XS
SM
MD
LG