Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев: милли компонентны саклап калырга кирәк


Татарстан президенты Русиянең мәгариф һәм фән министры белән очрашуда мәктәп програмнарын төзү мәсьәләсен тикшерәчәк.


Бу турыда Шәймиев җомга көнне Казан кирмәнендә үткән киңәшмәдә әйтте.

Шәймиев сүзләренчә, ул бу мәсьәләне узган пәнҗешәмбедә Русия президенты Дмитрий Медведевның Казанга сәфәре вакытында күтәргән.

"Сүз милли компонент турында бара, аны дәүләт стандартыннан алу бу мәсьәләләр мәктәп програмында каралмаячак дигәнне аңлатмый. Аларны башкача яктырту формалары табылачак", - диде Шәймиев.

"Андый күрсәтмә инде бирелгән, якын арада мин Русиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашам", - диде Татарстан президенты.

Шәймиев сүзләренчә, балаларны дингә карап бүлергә ярамаганын, бар диннәрнең дә нигезләрен өйрәнергә кирәген Русия президенты да аңлый.

Шәймиев сүзләренчә, Медведев "Диннәр тарихы" дәреслегенә кызыксыну белдергән. Бу дәреслекне язуда Татарстан һәм Русия фәннәр академиясе галимнәре катнашкан.

"Дүрт төп диннең нигезләре турында гади телдә һәм ихтирам белән язылган китапны Русия президенты үзе белән алып китте", - диде Шәймиев.

Моннан тыш ике президентның очрашуында Татарстанның тарихи хәйкәлләрен төзекләндерү мәсьәләсе дә күтәрелгән. Аерым алганда, Свияжский һәм Болгардагы хәйкәлләрне төзекләндерү турында сүз барган.

"Проблемнарны аңлау бар, аларны бергәләп чишербез. Русия президенты толерант һәм киң колачлы фикер йөртә", - диде Татарстан президенты.
XS
SM
MD
LG