Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зур 7лек илләре Русиягә басымны арттырырга тели


Зур 7лек илләре тышкы эшләр министрлары Көньяк Осетиядәге низаг мәсьәләсендә, телефон аша конференция үткәрә. Британия министры Джим Мeрфи ББС радиосына әйткәнчә, бу сөйләшүнең максаты – төбәктә хәрби бәрелешләрне туктату өчен Русиягә сәяси басымны арттыру.

Чәршәмбе көнне, Көньяк Осетия тирәсендәге хәлне Брюссельдә Европа берлеге министрлары тикшерергә тиеш. Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский фикеренчә, Европа Берлеге монда, БМО яки НАТОга караганда яхшырак арадашчы була ала.

Иртәгә Мәскәүгә Франция президенты Николя Саркози киләргә тиеш. Ул Русия президенты Дмитрий Медведевка Көньяк Осетиядәге низагны чишү планын тәкъдим итәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG