Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наговицин: Русия гаскәрләре Осетия чикләреннән чыкмый


Хәрби штаб башлыгы урынбасары генерал-полковник Анатолий Наговицин, бүген журналистлар белән очрашканда, Русия гаскәрләренең Көньяк Осетия чикләреннән чыгарга җыенмавы турында белдерде. Бу Русия өчен "принципиаль мәсьәлә", диде Наговицин.

Русия президенты Дмитрий Медведев Русиянең Көньяк Осетиядәге хәрби чаралары ахырга якынлаша дип белдерде. “Интерфакс” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Медведев Русия гаскәрләренең Грузия хәрби көчләренә каршы чараларның мөһим өлеше тәмамланды инде, дип белдерде. Ул Көньяк Осетия башкаласы Цхинвалиның Русия тынычлык урнаштыру көчләре контроленә алынуын да әйтте.
XS
SM
MD
LG