Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:44

Русия мөфтияләре Грузияне сугышны туктатырга чакыра


Русия мөфтиләр шурасы Грузия һәм Көньяк Осетия җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Русия Мөфтиләр Шурасы интернет сәхифәсендә басылган белдерүдә, яклар грузин һәм осетин халкының гасырлар буе тыныч яшәү тарихын искә алып, ничек кенә авыр булмасын, сөйләшүләр башларга тиеш, дип әйтелә. Русиянең мөселман җәмәгатьчелеге исеменнән Грузия җитәкчелеген тыныч халыкка каршы хәрби чараларны тукатарга чакырабыз, диелә Русия мөфтиләр шурасының рәсми белдерүендә.

XS
SM
MD
LG