Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказ вәзгыятенә карашлар төрле


Кавказдагы вәзгыятьне Чаллы җирендә дә зур игьтибар белән күзәтеп баралар.

Фикерләр төрле. “Азатлык” хәбәрчесе моннан 25 ел элек Украинадан Чаллыга, КамАЗ төзелешенә килгән Петр Никора белән әңгәмә корды. Никора әфәнде зур инану белән Грузия Көньяк Осетиягә бәреп керде, тыныч халыкны күпләп юк итте, дип саный. Татар халкының Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев, сугышны Грузия түгел, Русия башлады, дигән фикердә тора.

Гадәттә Чаллы Татар иҗтимагый үзәге төрле низаглар буенча үз сүзен беренчеләрдән булып җиткерә иде. Дүшәмбе көн Чаллы мәхкәмәсендә аларның чираттагы эше карала. “Бөтен эшне ташлап, барлык игьтибарны шушы мәхкәмә эшенә тупладык”, диделәр ТИҮ рәисе Рафис Кашапов һәм аның урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов.

Ә менә Түбән Кама шәһәре Татар иҗтимагый үзәге рәисе Хәлил Әюпов Кавказда туган вәзгыятьне болай бәяли:

“Әфган сугышыннан соң Русия солдатының чит илгә бәреп керүен күргән юк иде. Дөрес, Чечня булды. Әфганстанга да Советлар интернациональ бурыч дип бәреп керде, үз идеологиясен кертмәкче булды. Монда да шул. Бер генә грузин солдаты да Русия җирендә сугыш алып бармый бит. Мәскәү матбугаты Осетиядәге халыкны яклау турында гына сөйли. Ә Русиянең очкычлары Грузиягә кереп бомба ташлавына бәя бирелми. Түбән Камадагы урысларның зур күпчелеге Русия гамәлләрен яклый. Татарлар төрле фикердә. Күпчелеге барыбер тоя, Русия ягында хаклык юк”, диде ул.

Чаллының грузиннар җәмгыяте әгьзасы Дени Абрамашвили исә килеп туган вәзгыять белән канәгать булмавын, әйтте. “Кем гаепле икәнен әйтә алмыйм. Моңа тарих үзе бәя бирер, Чаллыда грузиннар һәм осетиннар арасында мөнәсәбәт кискенләшмәде”, диде Дени Абрамашвили.
XS
SM
MD
LG