Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:51

“Безнең гәҗит”нең 31 санына күзәтү


Татар җәмәгатьчеле арасында популяр мөстәкыйль “Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы санында көн үзәгендә, иң актуаль темаларга багышланган мәкаләләр дөнья күрде.

Әйтик, Татарстанда һәм Русиядә сәясәт, милләт һәм мәдәният хәлләре, әхлакый һәм социаль тормыш турындагы темаларга урын бирелгән. Газетаның беренче “Илдә ниләр бар?” битендә басылган язмалар гадәттәгечә бу сандагы иң кайнар темаларны чагылдыра. Әйтик, “Кем президентрак?”, “Тот капчыгыңны!”, “Коррупционерлар юкмы арада?”, “Коллыктан” коткарылганнар” дигән мәкаләләр бар.

“Бүгенге армия тагын 22 ел булачак” язмасында егетләрнең армиядән качу сәбәпләре язылган. “Мондый “мәче-тычкан уены” армиягә чакырылучылар һәм хәрби комиссариатлар арасында, ким дигәндә, 2030 елга кадәр дәвам итәчәк. Саклану министрлыгында игълан ителгәнчә, Русиядә хәрби хезмәткә бүгенгедәй гомуми чакырылыш тагын 22 ел сакланачак.

Бу Русиянең хәрби көчләре төзелеше яңа концепциясендә беркетелә. Протест көзен расланачак. “2030 елга кадәр тәмам таркалачак”, дип Русия фәннәр академиясенең дөнҗя икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара именлек үзәге җитәкчесе Алексей Арбатов әлеге конөепөиягә каршы чыга. Аның сүзләренчә, бүгенге солдат хезмәтенә баручылар илебезне саклауга сәләтле түгел”.

“Авылым сулышы” битендә “Авылым үлем түшәгендә” мәкаләсе урын алган. Монда сүз Мамадыш районы чигендә урнашкан Балык Бистәсе районының Мәшлек авылы күршесе “Дружба” бистәсенең бетеп баруы турында. Автор Ләйсән Фәтхетдинова бер кеше тормышын да яшәп бетермичә, үлем түшәгендә ятучы авыл, анда яшәүчеләрнең көн күрешен тәфсилләп яза.

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында гадәттәгечә “Азатлык радиосы” дулкыннарында яңгыраган язмалар да басылган. Әйтик, “Югары белемгә акыл кирәкме?”, “Һөнәрсез үсмерләр җинаять юлына басмасмы?”, “Авыл малайлары “Челси” көтә”, “Эт чабба дип, бет чаба” дигән баш исемдә мәкаләләре урын алган.

Газетада “Төрмәдән акча көтәбез” шактый күләмле мәкалә басылган. Журналист Ләйлә Юнысова үзенең телефон урлату кыйссасын язган. Карак мәхкәмәдә үз җазасын алса да, телефон үз хуҗасына кайтарылмаган. Хәзер инде автор каракның төрмәдә эшләгән акчасын көтеп ята.

Басманың баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та үзе белән булган бер вакыйганы искә алып, мондый нәтиҗә ясый. “ Бездә кануннар гражданнар мәнфәгатен дәүләтнекеннән күпкә арзанрак бәяли. Дәүләтнекен урласаң, “әйбәт” җәза көтә, әле исраф ителгән малны таптырталар. Ә менә гражданнар бер-берсен таласа, алдаса, анысы башка яссылык. Җинаятьче җәзасын алырга мөмкин, ә менә кайтарып бирү, таптырту – башка эш. Зыян күрүче гражданнар эше буенча шөгыльләнүче мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә, артыннан үзе йөрергә мәҗбүр. Анысы чыгымнар, зур мәшәкать, нервы таләп итә. Ярый да максатыңа ирешә алсаң…”

Шулай газетаның соңгы санында күп кенә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләргә, мәхәббәт, сәламәтлек, гыйбрәт алырлык хәлләргә, дин, файдалы киңәшләргә зур урын бирелгән.
XS
SM
MD
LG