Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:24

30 август республика көнендә “Җиңү проспекты” дип аталган базарлы юл кисешендә яңа станция ачылырга тиеш иде. Әмма бу бәйрәм билгесез вакытка кичектерелә.

2005 елда Казанның меңъеллыгы метро ачылу белән тарихка керәчәк. Ул вакытта татар иле башкаласының метролы булуын күпләр могҗизага тиңләде. Аллага шөкер, хәзер ансат кына Таулыктан Каравайга барып җитәрбез дип өметләнделәр. Вакыт узу белән республика җитәкчелегенең акча җитмәвен сизә башлады. Метро төзелеше һаман сузыла килде. Әмма шулай да, метро тирәсендә яхшы хәбәрләр генә йөрде. Өстәвенә, узган атнада Казанга Русия президенты Дмитрий Медведев килеп, янә метроның якты киләчәген ышандырып “борчак” чәчеп китте. Янәсе, тиздән тагын 6 метро станциясе төзеләчәк, елдан-ел җир асты юллары озынаячак.
Әле күптән түгел генә Казан метрочылары Казансу елгасының икенче ярына юл салып чыктылар. Юл салучы “Алтынчәч” машинасына шампан шәрабләрен ватып, бу вакыйганы озак кына “бәйрәм итеп” тә йөрделәр. Әмма Казансуның икенче ягындагы “Кәҗә бистәсе” дип аталган тукталышның төзелеп бетүе әле озак вакытка исәпләнсә, быел җәй метроның “Җиңү проспекты” тукталышы төзелеп бетергә тиеш иде.
Казанның Проспект базары белән Мәскәү базарын тоташтыручы метро юлын халык та, җитәкчелек тә көтә. Метроның барлык хикмәте дә шунда. Шәһәргә һава юлы белән килүчеләр беренче чиратта “Җиңү проспекты”на килеп чыга. Ә аннан метро белән ансат кына шәһәрнең икенче ягына да чыгып булыр иде.
Төзүчеләр “Җиңү проспекты” тукталышын быел җәй, Республика көненә, ягъни 30 августка өлгертергә вәгъдә иткәннәр иде. Бу тантанага санаулы көннәр калып бара, матур-матур сүзләр дә әзер, түрәләр дә чакырылган, көйләр дә куелган иде. Әмма тукталыш ачылмаячак. Баксаң, җир астыннан юллар үткәрелгән, әмма проблема акчага барып тоташа. Метроның бу тукталышын төзеп бетерергә акча беткән. Казанда җир асты транспорты корылмаларын төзү идарәсенең баш инженеры Дмитрий Дорофеев “Җиңү проспекты” тукталышының кичектерелүенең сәбәпләрен болай аңлатты:
“Төп сәбәп - акча юк. Метро төзетүчеләр, төзелеш эшләрен тиешенчә финансламыйлар. Күчерелгән акчаларның да күп өлеше элекке бурычларны каплауга китә. Бүгенге көндә “Җиңү проспекты” тукталышының 80% гына төзелгән. Аны төзеп бетереп, сафка бастырыр өчен 600 миллион сум акча җитми. Аларның кайчан булачагы билгеле түгел. Финанслар булган очракта да “Җиңү проспекты” тукталышы тиз дигәндә яңа елга гына төзелеп бетергә мөмкин”, ди Дмитрий Дорофеев.
Өстәвенә белгечләр, метрода эшчеләрнең дә җитмәвен әйтә. Бүгенге көндә биредә 500 кеше урынына 50 генә эшли. Акчага кызыгып кайсы кая, кайсы Самарага, кайсы Мәскәүгә киткән. Дмитрий Дорофеев сүзләренчә, Казанда метро төзелеше тулы көченә барсын өчен елына 6 миллиард акча кирәк. Әмма федераль үзәк быел Казанга метро төзелешенә ни бары 500 миллион сум гына бүлеп биргән. Татарстан бюджетыннан да ике миллиард ярым урынына 5 тапкырга азрак бирелгән. Баксаң, Мәскәүдә исә бу максатларга елына 40 миллиард сум тоталар.
Белгечләр фикеренчә, Казан метросының “Җиңү проспекты” тукталышында гына түгел, “Кәҗә бистәсе”ндә дә эшләр шома гына бармый. Бу турыда Дмитрий Дорофеев болай диде.
“Кәҗә бистәсе” тукталышы 2009 елның ахырында гына кулланылышка тапшырылырга тиеш булса да, анда да бүген эшләр сүлпән бара. Әмма биредә эшне туктатып булмый. Чөнки юл салучы машинаны җир астында тотырга ярамый. Шуңа күрә дә хәзер барлык акчалар да беренче чиратта “Кәҗә бистәсе” станциясенә тотыла. Әмма эш әкрен бару сәбәпле, бу тукталышның да вакытында кулланылышка тапшырылуы шикле”, ди Дмитрий Дорофеев.
Казанда узган атнада Русия президенты Дмитрий Медведев булып китте. Республика җитәкчелеге тулы көченә Универсиадага әзерләнә, тулаем кәефләр яхшы. Әмма Универсиада уңаеннан зур-зур проектлар, аерым шәһәрчекләр, яңа комплекслар төзү уйлары белән мавыгып, түрәләр метро турында тәмам оныткан, акча да җитми башлаган. Шуңа күрә Казан метросы “комга терәлде”.
Русия җитәкчелегендә дә бу көннәрдә әле Казандагы метро кайгысы юктыр. Бер яктан Русия Сочида узачак Олимпия уеннарына әзерләнсә, икенче яктан бүген ил башлыклары Грузиядә сугыш алып бару турында уйлый. Һәрхәлдә Русия премьер-министры Владимир Путин, шушы көннәрдә телевидения аша, Осетия качакларына ярдәм күрсәтү йөзеннән миллиардлаган сумнар сарыф ителәчәк, диде. Шулай булгач, бу хәлләр әлегә җитәкчелектә, Олимпия һәм аңа әзерлек турындагы уйларны онытып торырга мәҗбүр итте.

XS
SM
MD
LG