Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфагуб”ның ачышы


Интернетның “Уфагуб” сәхифәсе соңгы 12 елда үткән барлык киңәшмәләрне узу территориясе буенча анализ ясаган.

Узган атна ахырында мәгариф киңәшмәсе узган иде. Быелгы киңәшмә Балакатай, Дуван һәм Мәчетле районнарында үтте. Бу киңәшмә уңаеннан кызыклы гына язмалар күренә башлады. Интернетның “Уфагуб” сәхифәсе соңгы 12 елда үткән барлык киңәшмәләрне узу территориясе буенча анализ ясаган. Аңа караганда, мондый киңәшмәләр башлыча башкорт районнарында уза.

Быел киңәшмә булган районнарга барлыгы 730 миллион сум акча бүленгән. Болар әлеге районнарда мәктәпләр төзү һәм төзекләндерүгә киткән. “Уфагуб” аерым районнарга күп акча бүлеп, калган район һәм шәһәрләрне игътибардан чыгару зыянлы дип ирештерә. Сәхифә чараларның башкорт районнарында үтүен ассызыклап, бу акчаларның башкорт районнарын төзекләндерүгә китүенә борчылу белдерә.
XS
SM
MD
LG