Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:43

Урам исемнәре уңаеннан җәнҗал


Уфаның берничә урамына яңа исемнәр кушылды. Яңа исемнәр арасында Зәки Вәлиди урамы да бар.

Башкортстан эшкуарлары шурасы рәисе Николай Швецов Зәки Вәлидинең СС офицеры булуы турында мәгълүматлар барлыгына сылтанып, бу исем кушуның дөрес булмавы уңаеннан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Зәки Вәлиди урамында яшәүче икенче бөтендөнья сугышы ветераны Иван Богданов әлеге уңайдан Русия президенты Дмитрий Медведевка ачык хат юллады.

Анда: “Мин ветеран һәм гомер буе бу урамда яшәгән кеше буларак, туган урамыма бандит, урыс офицерларын үтертүче, басмачы, чит ил шпионы һәм фашист иярчене исемен бирүгә борчылу белдерәм”, диелгән. Ачык хат авторы ил президентыннан бу исемне алуда ярдәм сорый.

Уфа шәһәре шурасы депутатлары тагы бер урам исемен яңартмакчы. Кайсы урам — әлегә хәбәр итмиләр. Ләкин яңа исем билгеле. Ул балет сәнгате йолдызы Рудольф Нуриев урамы булачак. Соңгы чорда ашык-пошык урам исемнәрен үзгәртү үзе бер кампания төсен алып бара. Билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков болар артында мәгънә бар дип исәпли. Аның уенча, республика җитәкчелеге урыныннан китәчәк. Бу шуңа кадәр аларның кайбер эшләрне төгәлләү булып тора.

XS
SM
MD
LG