Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин дилбегәгә нык тотынган


Путин якшәмбе Төньяк Осетиягә барып Цхинвалдан килгән качаклар белән очрашса, дүшәмбе федераль үзәк казнасыннан бүленәчәк акчалар турында сүз алып барды. Ул осетин низагы сүрәтендә сәяси сәхнәгә кабат хуҗа булып басты.

Хәтта аның белән чагыштырганда, Русия президенты Дмитрий Медведев күләгәдә дә калды төсле. Низагъка кагылышлы “яңгырашлы” сүзләрне дә беренче булып Путиннан ишетү инде гадәтигә әйләнә бара. Һәм ул сүзләр элеккечә шактый агрессив яңгырый.

Мисал өчен, ул Төньяк Осетиягә баргач, Грузиянең гамәлләрен тыныч кешеләргә каршы алып барылган җинаять – осетин халкына карата геноцид дип атады һәм грузин ягы гамәлләрен хәрби чаралар уздыру дип атау гына аз, диде.

“Ведомости” язуынча, премьер-министр Путин белән президент Медведев җаваплылыкны икегә бүлгән, ягъни Путин һуманитар чараларны, ә Медведев хәрби якны күзәтүдә тотачак. Ләкин Путинның осетин низагы тирәсендәге барлык хәлләрне үз күзәтүендә тотарга тырышуы сизелә. Бу массакүләм мәгълүмат чараларындагы тапшырулардан аеруча да ачык күренә.

Ул дүшәмбе көнне Русия Көньк Осетияне ярдәмсез калдырмаячак дип сөйләде һәм һуманитар каза корбаннарына ярдәм максатыннан 500 миллион сум, ә гомумән, Көньяк Осетияне төзекләндерүгә 10 миллиард сум бүленәчәген әйтте.

Путин акча бүлү белән генә чикләнмичә, җәелебрәк китеп үз нотыгында Көнбатышка да кизәнеп алды.

“Кызганыч кайбер партнерлар безгә булышмый гына түгел, ә хәтта комачауларга тырыша. Мисал өчен, Америка Кушма Штаталары Гыйрактан үзләренең хәрби очкычларында грузин хәрбиләрен низагъ урынына алып килә”, дип белдерде Путин.

Грузиянең НАТОга керүенә каршы булган Русия, хәзер әлеге илне ничек тә халыкара җәмәгатьчелеккә “каралтып” күрсәтергә тырыша. Путин нотыкларында бу аеруча да сизелә. Ул Грузиянең агрессив һөҗүмгә әзерләнүен Русия әллә кайчан кисәтеп килде, әмма безне тыңламадылар. Менә сезгә нәтиҗәсе, диде.

Русия премьерының бу өлкәдә инде йөкләмәләр бирергә элгергәне дә күренә. Үзенең әйтүенә караганда, ул инде Мәскәү мэры Юрий Лужков белән дә сөйләшкән. Һәм Русия башкаласы җитәкчесе төзелеш өлкәсендә ярдәм күрсәтеләчәген һәм Көньяк Осетияне торгызу өчен Чечня республикасы тәҗрибәсе кулланылачагын әйткән. Ә төбәкләр тәррәкыяте министры Дмитрий Козак берничә көндә Көньяк Осетияне төзекләндерү планы әзер булачагын белдергәне мәгълүм.
XS
SM
MD
LG