Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:57

Казандагы татар, осетин, грузин фикере


Русия танклары килә. Осетиннар аларда коткаручыны, грузиннар басып алучыны күрә.

Русия танклары килә. Осетиннар аларда коткаручыны, грузиннар басып алучыны күрә.

Татар Юныс Камалетдинов, осетин Римма Дулате, грузин Тея Пертая фикерләре кайда аерыла?

Татар язмышы осетиннарныкына ошаган, дип санаучылар бар. “Осетия һәм Абхазияне бәйсезлек алган Косово язмышы көтә иде, тик Русия кысылып вәзгыятьне үзгәртте”, ди татар Юныс Камалетдинов. Осетин Римма Дулате Көньяк Осетия – Грузия җире түгел, ул аннан аерылып чыгарга тиеш, дип саный. Тик грузин Тея Пертая Көньяк Осетияне Грузия җире дип таный.

Грузия һәм Осетиядәге туганнары өчен борчылалар

Быел җәй көне Татарстан осетиннары җыен ясап үз юлбашчылары итеп Римма Дулатены сайладылар. Ул профессор Римма Дулаева буларак билгеле. Татарлар һәм Татарстан турында берничә китап авторы. Ул да татар язмышы осетиннеке кебек катлаулы, ди. Бу трагедияне ул калебе аша уздырган. Чөнки Грузияда аның туганнары калган. Русиядәге Дулателәр Дулаев, Грузиядәгеләре Дулашвили фамилиясен йөртә.

Грузия инде Осетия белән соңгы егерме елда бер сугышкан булган. 1989 елда ук Көньяк Осетия Грузиядән бәйсезлеген игълан иткән иде. Шуннан соң анда бәрелешләр булган. 1990 елда Грузия белән Көньяк Осетия арасында чын хәрби низаг башланган. Ике яктан да качаклар булган. Сугыш 1992 елга кадәр дәвам иткән. Шул елда профессор Дулаева Көньяк Осетиягә хәйрия ярдәме алып барган. “Ә хәзер халкымны тел белән генә яклый алам”, ди ул.

Зур Дулателәр гаиләсенең нәсел йорты бүген Төньяк Осетиядә урнашкан. Римма ханым ага-сеңелләре арасында иң белемлесе дә, иң өлкәне дә икән. Осетиядәге туганнары өчен ул төп фикер иясе. Аларның Төньяк Осетиядәге йортына Грузиядән 17 туганы качак булып кайткан. “Бик күп халык кайтты, ике-өч йөз мең диләр. Утыз-кырык меңе тагын кайтыр диләр. Аларны ашатырга да, яшәтергә дә кирәк бит”, ди ул. Римма ханым туганнары хәлен белешеп Грузиягә дә, Русиягә дә даими шалтыратып тора.

Грузин ханымы Тея Пертая да Грузиягә шалтырата. Бер атна буе тавыш-тыны ишетелмәгән кызын кичә телефон аша тота алган. “Иң мөһиме кызым исән-сау. Тик мин аны кайтара алмыйм. Тифлискә аэропортка алып барырга юл ябылган”, ди ул. Тея ханым, шәһәрләрдәге балалар һәм хатын-кызлар подвалларда утыра, авылларга, урманнарга таралган, ди.

Кем җире?

Татарстандагы грузинннарның “Сиони” милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Маринэ Хухунашвили матбугат өчен ачык итеп әйткән иде инде: Грузия бер бөтен булырга тиеш, дип. Тея Пертая да шул оешмадан. Алар икесе дә Татарстан башкаласындагы Халыклар дуслыгы йортында эшли. Тея ханым, сугыш грузин җирендә бара, ди.

Ә Римма Дулаева Осетияне грузин җире дип танымый. “Без Алания оныклары. Беркайчан да Грузия булмадык. Ленин безнең ярты җирне егерменче елларда аларга бүләк иткән иде”, ди география профессоры Дулаева.

Кемдә гаеп күберәк?

Римма Дулаева, гаепне Саакашвили һәм аны яклаучы Көнбатышта күрә. “Алар Русияне сүгә. 1992 елда осетиннарны суеп йөргәндә кайда иделәр? Хәзер алар кайда, ник АКШ һәм Европа берлеге ярдәм итми? Гамсахурдия явыз иде. Саакашвили бик акыллы, зыялы күренде. Тик үзен икейөзле итеп танытты. Аңа бөтен ышанычым бетте. Осетиннәргә каршы алар геноцид алып бара”, ди ул. “Русияне юкка гаеплиләр. Русия булмаса, безне беркем дә якламас иде”, ди.

Ә Тея Пертая исә, кем гаепле икәнен белми. “Мин җавап бирә алмыйм. Аңлый алмыйм, кем гаепле, кем гаепсез? Кем нәрсә өчен сугыша, аңлый алмыйм. Мин кешеләр, балалар, хатын-кызлар үлә, дип борчылам”, - ди ул.

Грузия һәм Русия арасында калып

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов: “Осетиннар татар кебек урыс империясы корбаны булды. Бүген исә ул Гөрҗестан белән Русия арасында бүленеп калды”, ди.

Осетин кешесе Римма Дулаева, Көньяк Осетия осетиннары тарихи туганнары Төньяк Осетиядәге осетиннар белән берләшергә тели, ди.

Абхазия һәм Осетияне ни көтә?

Осетин Римма Дулаева, икесенә дә бәйсезлек тели. Тик грузин ханымы Тея Пертая Абхазияне сәясәтчеләр сүзе белән генә белми. “Мин Абхазиядә Сухуми шәһәрендә кияүгә чыктым. Шунда яшәдем. Тик безне аннан кудылар. Диңгез аша кача алдык. Хәзер мин анда кайта алмыйм”, - дип искә ала. Ул абхазлар грузиннарга карта гаделсезлек күрсәтте, ди. Ул вакытта грузиннар Абхазиядән качарга мәҗбүр булган.

Ә Юныс Камалетдинов Абхазия һәм Осетиядәге 17 ел элеккеге вакыйгаларны Русия башлаган иде, ди. Татар милли хәрәкәте, туксанынчы елларда Төньяк Осетиядән осетиннарның ингушларны куган булуын да истә тота.

“Русия чит ил җиренә керде. Хакы юк иде”, ди Юныс Камалетдинов. Ул Абхазия белән Осетиягә бәйсезлек тели. “Абхазия туксанынчы елларда үз бәйсезлегенә ирешә башлаган иде. Русия кушылып эшне бозды”, ди ул.

XS
SM
MD
LG