Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

15-20 ел элек чит төбәкләрдән күчеп китергә мәҗбүр булган милләттәшләребез Казанга таба юнәлделәр. Аларның бүгенге хәле ничек?

Бигрәк тә элекке Советлар берлеге таркалгач татарлар төрле илләрдән, беренче чиратта Үзәк Азия һәм башка шул яктагы дәүләтләрдә яшәүче ата-бабалар җирләренә күчә башладылар. Моның нәтиҗәсендә Татарстандагы татарларның саны 47 – 58 %, ә кайбер мәгълүматларга карганда тагын да күбрәк дәрәҗәгә барып җитте. Дистә меңнәрчә, ә бәлки йөз меңнәрчә милләттәшләр Татарстанга кайта. Алар туган телгә, мәдәнияткә сусап кайта. Ата-аналарның, кардәшләренең кабер ташлары янына, бәлки аларның туган йортлары, авыллары янына кайталар. Ә кайберәүләрне беркем дә, берничек тә көтми. Алар барыбер, Татарстанга, туган җиремә кайтам дип кайта. Чөнки алар татарлар.

Моңа кадәр Татарстанга күчүче мигрантларның 70-80 % татар милләтеннән булды. Ә алар кайда яши? Аларны кем ничек каршы ала? Алар нинди яхшы гадәтләр һәм, бәлки, тискәре күренешләр алып кайткан? Һәм алар Татарстанда ничек адаптацияләнеп, күнегеп китә? Иң мөһиме, 20 ел барган процесс инде җайга салындымы? Аларга дәүләттән тиешле хокукый ярдәм, матди мөмкинлекләр, эш һәм башка форсатлар биреләме?

Соңгы елларда демографик вәзгыять катлауланды. Төгәл итеп әйткәндә, кеше саны артмый, киресенчә, кими. Быел гына Татарстанга вакытлыча эшләргә чит илләрдән алтмыш мең кешегә квота бирелә. Хәзер инде үзбәк, таҗик, әзербәйҗән, әрмән һәм башка милләт вәкилләре Татарстанга ике-өч айга, бер елга эшләргә киләләр. Кайберәүләр озак эшләп кайталар. Кайберәүләр безнең кызларга өйләнеп, монда гаилә корып яшиләр, кайберәүләр алып китәләр.

Ә нигә даими яшәргә кайткан татарларга шартлар тудырмаска? Һәм ни өчен әле ата-аналары шушында туган икән һәм гомер буе Казаным, милләтем, телем дип яши икән, аларга монда килгәч, тел өйрәнергә дә, гореф-гадәткә өйрәнергә дә кирәк түгел? Менә шундый кадерле ул без, милләттәш-мигрантлар!

Бу әңгәмәдә катнашалар: качакларга һәм мәҗбүри күчеп кайтучыларга ярдәм итү вакыфы җитәкчесе Юныс Камалетдинов; Үзбәкстәннән кайтып Казан янындагы Инеш авылында өй салып дөнья көтүче Мансура ханым; мигрантлар мәсьәләсе буенча шөгыльләнүче, яшь журналист Алинә Камалиева.


Күчеп кайтучылар кузгалды

Римзил Вәли. Күчеп кайтучылар каян, ни өчен кузгалды? Бу хәрәкәт ничек башланды? Һәм аларга ярдәм итү буенча җәмәгать оешмасы беренче адымнарда нәрсәләр эшләде, дигән сорау белән 15-20 ел элек булган хәлләргә игътибар итик.

Юныс Камалетдинов
Юныс Камалетдинов.
1989 елда качкыннарга ярдәм эше белән шөгыльләнә башладык. Беренче елларда эшнең нәтиҗәсе бик кызганыч булды. Урта Азиядәге халык монда куылды. Кыргызстанда, Таҗикстанда халыкларга басым күп иде. Үзбәкстанда ул вакытта “Русскиe в Рязань, татары в Казань” дип әйтә торган булганнар. Мине ул вакытта татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаенда идарә рәисе итеп сайлаганнар иде. Шул вакыттан бу мәсьәләне хәл итү эше башланды.

Качаклар һәм күчеп кайтырга мәҗбүр булган кешеләр проблемасы җитди. 90 нчы елларда мәсьәләгә игътибар артты. Татарлар да күп кайта башлады. Аларның сораулары буенча без - “Качакларны яклау комитеты”н оештырдык. Ул вакытта “Миграция хезмәте” дип аталучы оешма да юк иде әле, “Миграция хезмәте” 1993 елда гына оешты.

Безнең фонд 1989 елдан бирле качаклар проблемасын хәл итеп килде. Кешеләрне эш белән тәэмин итү, урнаштыру, гуманитар ярдәм белән шөгыльләндек.

Миңа урын табылмады

Римзил Вәли. Мансура ханым, менә Юныс Камалетдинов әйткәннәргә сез үзегез вакыф җитәкчесенең сүзләрен ишеткәч, үзегезнең нинди тәэсирләрегез булды? Үзегез кайчан, ничек кайттыгыз? Эшне нәрсәдән башлап җибәрдегез? Кемнәр сезгә ярдәм итмәде, яки ярдәм итте?

Мансура ханым. Юныс әфәнденең сүзләрендә дөреслек бар. Әмма, мин килгән вакытта бирелгән кырык гектар җирдә миңа урын табылмады. Мин кызым белән килгән идем. Шул вакытта безгә: “Булган җирләр бүленеп бетте, әлегә урыннар юк. Шулай кергәләп йөрегез”, диелде. Шулай итеп, йөри-йөри без 1995 елга кадәр җир ала алмадык.

1995 елда минем улым берәүнең төзелмәгән җирен сатып алды, ә без әле чиратта булдык. Шул вакытта Юныс әфәнде җыелган кешеләр китергән малларны бирә иде, сүз дә юк, кеше күп килгән. Кырык гектар җир бүленеп бетүенә шик туды. Әмма ышандым, чөнки җитәкчеләргә барсы да мәгълүм.

Кем каршылый?

Римзил Вәли.
Иң башта сезне нинди оешма каршы алды? Кайларга барып мөрәҗәгать иттегез?

Мансура ханым. 1993 елның октябрь аенда килеп миграция хезмәткәрләреннән зур гына чиратлар торып без качаклар исемен алдык. Алар безгә Камалетдиновка барырга юллама бирделәр. Җирләр һәм йортлар алар кулында булырга тиеш диделәр. Шул 1993 елның октябреннән инде Юныс әфәндегә бардым.

Римзил Вәли. Шулай итеп, туган җиргә кайту, урнашып китү бер дә җиңел түгел һәм беренче вакытта Татар иҗтимагый үзәге һәм анда оешкан, аның координаторы булган Юныс Камалетдинов һәм башкалар ярдәм иткән. Алинә, бу вакыфны кайдан эзләп таптың? Ул әле бармы? Мин ул фондны беткәндер дип уйлаган идем, чөнки иҗтимагый үзәкнең дә биналары үзгәрде. Бу вакыф турында нәрсә белдең?

Алинә Камалиева. Бу вакыф хәзер дә эшен дәвам итә. Аны Татар иҗтимагый үзәгеннән чыгарып, аерым бина бүлеп биргәннәр. Ул Сәид-Галиев урамында 3нче йортта урнашкан. Бу вакыф хәзер Юныс Камалетдинов җитәкчелегендә эшен дәвам итә.

Беренче адымнары


Римзил Вәли. Берничә ел элек Русиянең махсус документлары, федераль программа чыкты, кайларга барганда күпме ссуда бирелә. Ләкин алар Калининградка һәм Ерак Шәрыкка кайтучыларга беренче чиратта бирелә. Шулай да, вәзгыять үзгәрде. Иҗтимагый оешманың беренче адымнары ничек булган соң?

Юныс Камалетдинов. Шул ук вакытта проблеманы аңлатуда эш алып барылды. Кайтучыларның мәшәкатьләре белән Мәскәүгә дә бардым. Беренче “Постановление об устройстве соотечественников” дигән карар 90 нчы елда гына чыкты. Мәскәүдә бу карар чыкканнан соң, Татарстанда без оештык. 1991 елда күзәтү идарәсе җитәкчесе Дамир Каюмов белән бергә, үзебезнең уставны әзерләдек. Хәзер безнең фонд “Мәҗбүри күчеп кайтучылар һәм качакларның төбәк иҗтиманый фонды” дип атала.

Аннан соң эшләр катлауланды. Үзебезнең бүлекчәләрне Чаллыда, Яшел Үзәндә оештырдык. Күчеп кайтучыларны, качакларны берләштереп урнаштырырга кирәк дигән фикергә килгәннән соң, 1992 елның июлендә Биектау районы, Пермяки авылы яныннан җир алдык. 204 гаиләлек авыл төзедек. Анда инешләр күп булганга, “Инеш” дип атадык.

Хәзерге вакытта авыл тулысынча эшләнгән: асфальт юллар салынган, ут, су, телефон белән тәэмин ителгән. Ләкин ул кешеләрнең үз тырышлыклары, үз акчалары нәтиҗәсендә төзелде.

Йортны үз хисабыңа салу

Алинә Камалиева. Мансура ханым, монда кешеләр йортларны үз көчләре белән салдылар дигән сүз булды. Бу йортны сез үзегез ничек салдыгыз? Башка кешеләр дә үз хисапларына салдылармы?

Мансура ханым. Әйе, өйләр үз хисапларына салынды. Чөнки 15 сотый җир колхоз җире булды, анда бернинди коммуникацияләр булмады. Без алган җирдә бүген дә су, ут эшләнеп бетмәгән. Без ун елдан артык өйне салдык. Газ һәр йортта бар, әмма су бүген дә бәла. Асфальт та бөтен җирдә салынмаган, пычрак урамнар бар. Күп җирләрдә хәлле кешеләр тиз генә өйләр салып куйдылар.

Инеш авылын казанлылар басты


Мансура ханым, Алинә Камалиева, Римзил Вәли

Римзил Вәли. Инеш хәзер нинди хәлдә? Бу татарлар өчен махсус өр-яңа төзелгән авыл турында ишетмәдем.
Мансура ханым. Анда 260ка якын хуҗалык. Балалар бакчасы бар, әмма аның эшләве бик зур сорау астында. Су да, газ да юк. Социаль-мәдәни объектлар өчен җир бүленгән иде, ләкин ул да сатылган булып чыкты. Клуб, балалар бакчасы, мәчет булырга тиеш. Бу җирләр картада күрсәтелгән, ләкин ул җирләр шәхси хуҗалыкларга сатылган.

Алинә Камалиева. Сез шәһәргә ничек киләсез? Вакыт күп үтәме?

Мансура ханым. 340 нчы автобус йөри. Дербышкида “804 километр” дигән җиреннән китә һәм авыл советының бинасына кадәр килә. Шушы автобус белән без шәһәргә чыгабыз.

Римзил Вәли. Прописка дигән нәрсә бармы? Сез сайлауда катнашасызмы? Үзегезне ничек хис итәсез? Үз өегездә кебекме?

Мансура ханым. Без үзебезне хуҗа дип исәпли алмыйбыз. Безнең күп кенә мөрәҗәгатьләрне санга сукмыйлар. Депутатыбыз Затова әйтүенә караганда, качаклар гаиләләре унберләп кенә калган, ә шәһәр кешеләре күбрәк.

Римзил Вәли. Димәк, шәһәр янында йорт салучылар казанлылар артып киткән. Алар күпме?

Башлаганда ниятләр изге иде

Мансура ханым. Алар күбрәк дип әйтсәм дә, ялгыш булмас.

Римзил Вәли. Ә хәзер Юныс Камалетдиновның аңлатмаларын һәм истәлекләре белән тагын танышыйк әле.

Юныс Камалетдинов.Татарстанга бүгенгесе көндә 200 000ләп татар кайткандыр, минемчә. Аларның хокукларын яклау ягыннан да күп эшләдек. Без бит аларга бер Пермякидан гына түгел, ә Клыки, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән тирәсеннән дә җир алып бирдек. Шулай итеп, 5 поселокка 800ләп гаиләне урнаштырдык. Мондый ярдәм, хәзер дә күрсәтелә. Документлар ягыннан да без ярдәм иттек. Миграция хезмәте булмаганда, чит илдән китүчеләрне авыл советы терки иде.

Римзил Вәли. Мансура ханым, сезнең өй мәсьәләләрегез тулысынча бетмәгән. Ә авылыгызнең хәл ителә торган, яки хәл ителмәгән мәсьәләләр нидән гыйбәрәт? Нинди ярдәм кирәк сезнең авылга?

Мансура ханым. Бүгенге көнгә фонд бездән читләштерелгән. Җирләр Биектау администрация карамагына бирелгән. Без күп мөрәҗәгатьләр белән чыктык, әмма бүген кемгәдер җир сату ошап китте. Качакларыбыз җирсез йөриләр, ә акчалы кешеләр җирләр алалар.

Римзил Вәли. Менә шундый үзенчәлекле әңгәмә булды. Качаклар фонды җитәкчесе Юныс Камалетдинов эшләгән эшләрне искә алды, Мансура ханым исә бүгенге кыенлыкларны нык кадак кебек кага торды. Бер яктан, җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкиле Юныс әфәнде, икенче яктан, нужасы белән йөргән татар кешесе, Татарстанга күчеп кайтучы Мансура ханым.

Ә бит хәзер күчүчеләр белән миграция хезмәте һәм башка дәүләт органнары һәм муниципаль берәмлекләр дә катнаша. Димәк, аларны да чакырып сөйләшергә кирәк булачак. Кайтучылар темасын өйрәнеп чыккан Алинә Камалиева үзе дә миграция хезмәтенә, Биектау район администрациясенә барыр. Бу сөйләшүнең төп нәтиҗәсе шул – кайтучылар татар халкының газиз бер өлеше 200 мең кешегә җитсә дә, аларны һәм аларның проблемаларын тулысынча күзаллаучы юк. Матбугатта да, радио-телевидениеда да кайтучыларның хаклы, ә кайсылар арттырып җибәрә, кайда уңай тәҗрибә, кайда җитешсезлекләр белүче, күрүче, күрсәтүче дә юк.

Казан, Яшел Үзән, Алабуга һәм башка районнарда читтән кайткан татарлар күпме һәм алар нинди хәлдә. Чыннан да кайтчылар өчен махсус салынган Инештә 250ләп йортның 20-30 гына читтән кайткан татарлар булып, калганы Казаннан килгән хәлле кешеләр коттедж төзеп ятамы? Радио тикшерү оешмасы түгел, ә кешеләрне тыңлау һәм сөйлә, сөйләтү коралы.

Шулай булгач, Инешкә дә барып, андагы җәмәгатьчелекнең, идарәчеләрнең моң-зарларын тыңларга кирәк булыр. Нишлисең, башка җирдә бу турыда әйтмиләр бит. Азатлык радиосы бу теманы даими яктыртып барачак. Ә инде кайтучылар, кайтучыларны кабул итүчеләрне, яки чит төбәкләрдән кайтырга җыенучылар үз теләкләре белән бүлешергә теләсәләр, Азатлык радиосының Казан бүлегенә язсыннар.

Азатлык радиосының Казан бүлеге
Казан – 12, абонент тартмасы 155.

Телефон (843) 5-705-246
XS
SM
MD
LG