Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев ике шарт куйды


Президент Медведев ике шарт үтәлгән очракта Көньяк Осетия низагын тыныч юл белән хәл итү турында сөйләшергә әзер булуын белдерде. Беренче шарт - көч кулланмау турында килешүне имзалау, икенчесе – төбәктән Грузия хәрбиләрен чыгару.
Бу хакта Медведев бүген Франция президенты Николя Саркози белән очрашу вакытында әйтте. Саркози, Париж тәкъдим иткән тынычлык урнаштыру планы турында сөйләшер өчен килде. Шушы план нигезендә үзара атышлар туктатылырга һәм Русия, Грузия гаскәрләрен төбәктән чыгарылырга тиеш иде. Николя Саркози Тифлиска барып, Грузия җитәкчелеге белән дә очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG