Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

Русиядә президент алмашынган вакытта Владимир Путин “Бердәм Русия” фиркасе лидеры булып, биредә нык кына чистарту эшләрен башкарырга кирәк дигән иде. Шушы көннәрне фирканең Татарстан бүлегеннән 9500 әгъза чыгарылды.

Заманында КПСС фиркасе хөкем сөргәндә, бу фирка таныклыгын, ягъни партбилетын югалтканнарның үз-үзен атып үтерү, инфаркт булып үлү очраклары күп булган. Бу фирка әгъзалары чыннан да үз урыннарын кадерләгәннәр. “Бердәм Русия”дә әле берничә ел элек бары тик зур ялгышлыклар, җинаять гамәлләре кылган очракта гына фиркадән чыгару тәртибе бар иде. Әмма Владимир Путинның апрель аенда узган “Бердәм Русия” корылтаенда әйтелгән сүзләреннән соң хәл үзгәрде.
Хәзер фирка әгъзаларын киметүгә берәүнең дә исе китми. Бу эш тыныч бара. Республикада берничә газета бу хакта язмаса, беркем белмәс иде дә, бәлки. Әмма ничек кенә булмасын, шушы көннәрдә “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлегеннән 9500 әгъза чыгарылган. Аларның фиркадән китү сәбәпләрен “Бердәм Русия”нең җирле бүлеге хезмәткәре Айдар Җамали болай аңлатты.
“Кыскарту бара, әмма шул ук вакытта фиркагә кабул итү эшләре дә туктатылмый. “Бердәм Русия”дән чыгарылганнарының күбесе фирка түләмнәрен башкармаган, актив эш күрсәтмәгән кешеләр. Шуңа күрә соңгы вакытта фирка эшенә күбрәк актив, яңа фикерле яшьләр җәлеп ителә”, ди Айдар Җамали.
“Бердәм Русия”нең Татарстан бүлекчәсеннән хәбәр иткәнчә, фиркадән чыккан 9500 кешенең бары тик 200е генә үз теләкләре белән гариза язып киткән. Татарстанда “Бердәм Русия”нең 126 меңнән артык әгъзасы бар, шуңа да фиркадә 9500 кешенең китүенә әллә ни зур игътибар бирмиләр. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов та “Бердәм Русия”дәге кыскарту эшләрен җитди кабул итми.
“Мин бу күренешкә трагикомедия дип карыйм. Владимир Путин “Бердәм Русия” әгъзаларын 10-20%ка киметергә диде, димәк хәзер формаль рәвештә шул киметү бара. Заманында бу фиркагә төркем-төркем ширкәтләре белән бергә кертәләр иде. Әгъзалар арасында күпләр үзләренең бу фиркагә кергәннәрен белмәгәннәрдер дә, кайберәүләр аннан чыкканын да белмидер, бәлки. Шуңа күрә бу формаль күренеш кенә.
Путин киметергә дигән икән - киметәләр, арттырырга дисә - арттыралар. Һәркем Мәскәүгә ярарга тырыша. Әмма “Бердәм Русия”нең алдагы язмышы әлегә ачыкланмаган. Чөнки билгеле булганча аның лидеры саналган Путин үзе дә әгъза булып тормый”, ди сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG