Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Абхазия Кодорда хәрби чарасын дәвам итә


Абхазия армиясе Кодор тарлавыгында хәрби чарасын дәвам итә. Бу хакта бүген Абхазия президенты Сергей Багапш белдерде. Бүген Сухумда журналистлар белән очрашканда Багапш чара турында аңлатмалар бирде.
“Без Грузия ягына, корбаннарны киметү өчен Кодордан китәргә тәкъдим иткән идек. Алар безгә каршы килде. Артиллерия, очкычларга эшләргә туры килде. Иртән тарлавыкның өске өлешен алдык, эчкә кереп барабыз. Гаскәрләребез Аҗарага барып җитте. Безнең хәрбиләр Абхазия дәүләт чикләренә таба якынлаша”, диде Багапш.
Грузия рәсми вәкилләре, “Азатлык” хәбәрчесенә, бүген Гори каласының яңадан утка тотылуы турында әйтте. Чит ил мәгълүмат чаралары Горида, берничә кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Алар арасында ике журналист та булган дип әйтелде.
Дүшәмбе көнне, Грузия Русия хәрбиләренең берничә шәһәргә керүе, шул исәптән башкала Тифлистан 60 км ераклыктагы Горига кереп урнашуын белдергән иде. Русия саклану министрлыгы бу хәбәрне кире какты.

XS
SM
MD
LG