Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда һава-галәм технологияләре күргәзмәсе ачылды


Бүген Татарстан башкаласында «Казан ярминкәсе» үзәгендә «Һава-галәм технологияләре һәм җиһазлары» күргәзмәсе ачылды. Бү күргәзмә конструктор Андрей Туполевның 120 еллыгына багышлана. Анда очкыч төзүче иң алдынгы ширкәтләр катнаша. Алар арасында Казан мотор төзү берләшмәсе һәм боралаклар төзү корылышы да бар. Күргәзмә кысаларында, шулай ук, халыкара вәкилләр катнашлыгында конференциянең дә үткәрелүе каралган.
XS
SM
MD
LG