Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби чаралар туктатылды


Русия президенты Дмитрий Медведев Грузия-Көньяк Осетия низагы җирендә хәрби чараларны туктату турында белдерде. Ул Мәскәү максатына иреште, Грузия үз җәзасын алды, диде.

“Безнең тынычлык сакчыларының һәм халыкның иминлеге тәэмин ителде. Агрессия кылучылар җәзасын алды һәм күп югалтуларга дучар булды. Аның хәрби көчләре таркатылган. Шуңа да кармастан, әгәр каршылыклар яки башка агрессия чаралары күзәтелсә, аларны юк итә аласыз”, дип әйтте Медведев.

Грузия премьер-министры Ладо Гургенидзе хәрби чараларны туктату белдерүеннән соң ук, Рейтерс мәгълүмат агентлыгына бу чыннан да шулай икәнне билгели торган дәлилләр кирәк, диде.

Ә Русия хәрби көчләр генерал штабының урынбасары Анатолий Ноговицин Русия гаскәрләре үз бурычларын элеккечә урында калып үтиячәген белдерде.

“Без хәрби чараларны туктату турындагы боерык алсак та, бу бар эшне бетерәбез дигән сүз түгел. Чөнки алай эшләү акыллы гамәл булмас иде. Без хәлне күзәтеп барабыз һәм Грузин ягының аны ничек кабул ителүен көтәбез”, диде ул.

Медведев үзенең белдерүеннән соң, Европа берелегендә рәис булып торган Франция президенты Николя Саркози белән очрашты.

“Русиянең хәрби чаралар туктату турындагы белдерүе бу без күптән көткән яңалык. Миңа бу хакта җиткерделәр инде, әмма тагын бер кат сездән ишетеп чынлыгына инанмам”, диде Саркози Медведев белән очрашуда.

Хәзерге вакытта Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында җитәкчелек иткән Финляндиянең тышкы эшләр министры Александр Стубб дүшәмбе ясаган белдерүендә оешма һәм Европа Берлеге тырышлыгында әзерләнгән атышларны туктату турындагы такъдименә Грузия хөкүмәте кул куйганнан соң, аны Русиянең дә кабул итәчәгенә ышандык, диде.

Сишәмбе Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Александр Стуббом белән сөйләшкәннә соң, Көнбатышка тәнкыйть белдерде. Аның фикеренчә, Америка Кушма Штаталары Саакашвилины бу низагны сугышсыз чишү өчен хәл итүгә күндерә алмаган. Ул шулай ук Мәскәү киләчәктә Грузия президент Михаил Саакашвилли белән бернинди сөйләшүләр алып бармаячак, диде.

“Яшермим, Русиянең киләчәк юнәлешләре үзгәрәчәк. Чөнки хәзерге Грузия җитәкчелегенә безнең ышанычыбыз калмады”, дип белдерде ул.

Сишәмбегә каршы төндә Пекиндагы Олимпия уеннарыннан кайткач, Америка Кушма Штаталары президенты Джордж Буш Ак йортта бу низагны туктату турында сүз алып барган иде. Ул Русияне күрше бәйсез дәүләткә үтеп керүен тәнкыйтьләде. Аерым алганда, ул Русиянең хәрби көчләре Грузия башкаласы Тифлистагы һава аланына бомбага тотарга мөмкин дигән сүзләр йөри һәм әгәр бу чын булса, Русиянең элекке сүзләре, ягъни бары Көньяк Осетияне яклап хәрби чаралар оештыру турындагы белдерүләре дөреслеккә туры килми, диде.
XS
SM
MD
LG