Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китапта калган ният - Милләт мәҗлесе


"Төрки-татар тарихындагы иң демократик инициатива" китап битләрендә калган.

Казанда “Җыен” һәм “Милли китап” нәшрияттә профессор Надир Дәүләтнең “Милләт мәҗлесе” исемле китабы басылып чыкты. Аның тулы исеме “1917 октябрь инкыйлабы вә төрк-татар Милләт Мәҗлесе (Эчке Русия вә Себер мөселманнарының Милләт Мәҗлесе. 1917-1919 еллар)”. Китап башта Төркиядә басылган. Аны татарчага Рәшид Кадыйр тәрҗемә иткән.

Казаннан читтә калган белем

Китапны тәкъдим итеп, профессор Миркасыйм Госманов аның үзенчәлекле эчтәлегенә басым ясады. Ул Надир Дәүләтнең “элеккеге СССРдагы”, бүгенге Русия белән Татарстан һәм Башкортстандагы галимнәрнең куллары иркен җитми торган күпләгән чыганакларны” куллануын әйтә. Автор төрле телләрдәге махсус әдәбиятне дә мул кулланган. Әйтик, чит илдә яшәгән татарларның истәлекләре кулланылган.

Динар Шәриф Анкарада апсирантурада укый. Ни өчен Төркиядә фәнне өйрәнүгә өстенлек бирәсен дигән сорауга болай дип җавап кайтарды. “Русия яки Татарстандагы чыганаклар гына җитәрлек түгел. Бу татар-башкорт тарихына да карый. Аннары мондагы Надир Дәүләт кебек зур галимнәр күзлеге – башка караш. Ул совет чорында идеологик басым белән чүпләнмәгән. Алар карашы чикле түгел һәм гаделрәк”, ди ул.


Динар Шәриф Төркиядә Надир Дәүләтне актив татар-төрки тарихчысы, аның белемен башкалар да теләп куллана, ди. Төркиядә татарлар турында китаплар чыгаручы татарлар да, төрекләр дә бар. Әйтик, Сембердә туган Ильяс Камалов. Камалов төрекчә чыгарган “Евразияне яулаган татарлар” китабында Надир Дәүләтнең 10 китабын чыганак итеп кулланган.

Болай булыр дип уйламаган

“Минем инде Татарстанда өченче китабым дөнья күрә. Бу факт – минем шатлык чыганагы. 1990 елның маенда Казанга беренче тапкыр баруымда болай булыр дип уйламаган идем”, дип яза Татарстанда танылу алган галим. Төркиядә яшәүче Надир Дәүләт бүген инде Татарстан фәннәре академиясенең дә шәрәфле әгъзасы.

Төркият йолдызы

1990 елларда Истанбулдагы Мәрмәр университетында укучыларга татар теле дәресләре керә башлаган. Аны да Төркиядә яшәүче татар галиме Надир Дәүләт укыткан. Татарчаны бик теләп, кызыксынып өйрәнеп, соңыннан Исмәгыйл Тюркоглу кебек укучылары да үсеп чыккан. Надир Дәүләтне Төркиядә генә түгел, дөньяда да иң билгеле төркият галимнәренең берсе дип санаучылар бар.

“Җыелыш өстенә җыелыш”

1917 елның 20 нояберендә беренче милли парламент - Эчке Русия һәм Себер төрки мөселман татарларының милли мәҗлесе эшли башлаган.

Ул вакытта демократик нигездә яңа милли тормышны башлап җибәрү белән янган депутатлар илнең барлык төбәкләреннән сайланган булган. Халык тормышында бу әһәмиятле вакыйгага кадәр дә күп җыелышлар, бәхәсләр булган. Әйтик, 1905 елда урыс инкыйлабы татарга шаткый ирек биргән. 1914 елда узган Русия мөселманнарының дүртенче корылтае турында безгә билгесез әйберләр бәян ителә.

1917 елдагы февраль инкыйлабы да яңа төсмерләр биргән. Надир Дәүләт “җыелыш өстенә җыелыш” дип яза. Әйтик, 1917 елның май аенда Мәскәүдә узган Бөтенрусия мөселман корылтае узган, июль аенда Казанда автономияләр коллегиясе төзелгән. Алар шактый һәм төгәлрәк белергә теләүче китапның үзен укый ала. Шул елны июльдә генә дә өч корылтай узган. Автор шулай дип язган да: “Казанда өч корылтай”.

Әйтик, мохтәриятләр коллегиясе җитәкчесе итеп Өченче Дәүләт Думасында мөселманнар фракциясе җитәкчесе, танылган мөселман сәясәтчесе, юрист Садри Максуди билгеләнгән.

Шанлы еллар, шәхесләр, чыгышлар

Уфада узачак милли мәҗлестә тикшерер өчен Садри Максуди милли мәдәни мохтәриятнең конституциясен дә язган. Ул документа беренче чиратта үз көчләре белән, үзәк хакимияттән ярдәм көтмичә милли мәдәниятне үстерү һәм саклау каралган булган. Юлбашчыларга укытучылар, эшкуарлар һәм руханилар, халык кушылган. Шанлы елларның шанлы чыгашлары, серле документларын Надир Дәүләт бергә туплаган.

Милләт мәҗлесе үзе Уфада ачылган

Ә Милләт мәҗлесе үзе Уфада ачыла. Ул вакытта, 1917 елның 20 нояберендә милли мәҗлесне ачып җибәргән Садри Максуди болай дигән: «Бүген шималь төркләренең Милләт мәҗлесе ачылачак, бүген милләтнең сайланган депутатлары мисалы булмаган бәхетле көннең шаһиты булалар.” Максуди, аны тарихта бик әһәмиятле көн, ди. 300 ел дәүләтебез җимерелгән. Ул дәүләтнең бөеклеге хакында сөйләгән һәйкәлләр дә аз калган булган. Максуди милләт башын күтәреп үз язмышын үзе хәл итәргә алынуын хәбәр итә.

Максуди һәм башкалар

Мәҗлес җитәкчесе, автономия башлыгы итеп Садри Максуди билгеләнгән. Мохтәриятне Идел -Урал штаты итеп билгеләү турында да карар кабул ителгән. Милли мәҗлес депутатлары фикеренчә, башка штатлар белән берлектә Идел - Урал штаты яңа демократик Русия составына керергә тиеш булган. Тик 1918 елда большевиклар милли мәдәни мохтәриятне юкка чыгарган. Татар үсешен тормышка ашырырга алынучы зыялыларыбыз чит илләргә киткән. Ә Идел-Уралга каршылык итеп ике башка автономия корылган. “Хыялга каршы чынбарлык: Башкортстан һәм Татарстан АСССРлары” дигән исем шуны сөйли.

Бер Максуди генә түгел, шул елларның гадәти укучыга бик таныш булмаган башка иҗтиһадчыларының да сыйфатлы фотографияләре дә бу китапта урын алган.

Иң демократик инициатива

1996 елны Мадисон шәһәрендә Надир Дәүләт: “Милләт мәҗлесенә иң көчле удар ясаучылар һәм аны ахыр чиктә бетерүчеләр большевиклар һәм Кызыл Армия була”, дип яза. Шул итеп, “төрки-татар тарихындагы иң демократик инициатива» китап битләрендә генә калган. Бүген исә ул идеяны зыялылар, Уфа белән Казандагы милли оешмалар үзенчә дәвам итә.

XS
SM
MD
LG