Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

Грузия низагы Брюссельдә сөйләшенде


Брюссель - Европа Берлегенең тышкы эшләр министрлары бүген Бельгия башкаласында, Франция тарафыннаң Грузиядәге низагны чишү максатында алга сөрелгән атышларны туктау планын яклап,
аның гамәлгә ашырылуын тикшерүче тынычлык көчләрен җибәрү мәсьәләсендә фикер алышынды.

Брюссельдә гадәттән тыш җыелган утырышка рәислек иткән Франция тышкы эшләр министры Бернард Коушнер Берлекне күзәтү ролен башкаруга чакырды. Бу тәкъдим берлек илләре тарафыннан хупланды.

Кайбер Берлек илләре Русиянең Грузиядә хәрби чаралар күрүенә кискен тәнкыйть белдерде.
Британия тышкы эшләр секретары Давид Миллибанд Берлекнең киләсе ай Русия белән якын мөнәсәбәтләрне нинди төстә дәвам иттерү, яисә итмәү мәсьәләсендә карар кылырга тиеш дип белдерде.

Тынычлык көчләренең төбәккә җибәрү тәкъдимен яклап чыккан Франк-Валтер Штайнмайер, Европа Берлеге гаепләүләргә бирелмәскә, ә төбәккә тәртип урнаштыру өлкәсендә уңай адымнар белән атларга тиеш дип белдерде.

XS
SM
MD
LG