Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарны "чурка" диюче мәхкәмәгә тартыла


Кию таралган урыс милләтчеләреннән читтән килүче мөселман халыкларына да, татарларга да эләгә.
Кию таралган урыс милләтчеләреннән читтән килүче мөселман халыкларына да, татарларга да эләгә.

Тик Русиядә бу беренче очрак түгел. Татар мәчетләре, зиратлары, кешеләренә һөҗүмнәр даими булып тора.

Коми илендәге Ухта шәһәрендә 21 июнь көнне Сабан туе бәйрәме башланыр алдыннан муеныннан асылган карачкы табылган. Аңа “чурка” дип язылган булган.

Беренче очрак түгел

«КомиОнлайн» агентлыгына Комидагы “Татарстан” исемле милли-мәдәни мохтәрият рәисе Лидия Даутова, шәһәрдәге татарлар андый кимсетү очрагын беренче күрүен әйткән булган.

Тик Русиядә бу беренче очрак түгел. Татар мәчетләре, зиратлары, кешеләренә һөҗүмнәр даими булып тора. Быелгы ел да искәрмә түгел.

Мәчет яндырылган

Русиядәге татарга каршы кылынган гамәлләрне теркәп баручы Руслан Айсин, Татар конгрессында эшли. Ул скинхедларның быел Иванов өлкәсендәге Шуя шәһәрендә мәчетне юк итүен әйтә.

Чиләбе өлкәсендәге Озерск шәһәрендәге мөселманнар оешмасы рәисе, татар-башкорт үзәге җитәкчесе Габдулла Шәймәрданов та милләтара киеренкелек барлыгын әйткән. Шул шәһәрдәге мәктәп укытучысы укучылар янында «яхшы татар – ул үле татар» дип әйткән. Габдулла Шәймәрданов татарларга каршы шундый дошманлык очракларын еш күрә.

Мәхкәмә татар-мөселман китабын тыя

Руслан Айсин да “татарва” кебек кимсеткеч сүзләрне Русия төбәкләрендә еш ишетүләрен әйтә. “Кимсетү дәүләт даирәләрендә дә, эш урыннарында да, урамда да очрый. Мин бар очракларны да безгә хәбәр итеп торуыгызын сорыйм”, ди ул. Руслан Айсин, бу очракларны “татарофобия”дип атый. Ул аларны “исламофобия” белән бергә атлый дип саный.

Айсин, Русиядәге район-шәһәр мәхкәмәләре тарафыннан 79 китап яки язу тыелуын әйтә. Бу тыюларны да ул “татарофобия”гә тиңли.


Мәхкәмә татарны кимсетүчене тикшерә

Ә Ухтадагы кимсеткеч язуны элүче тотылган. Икенче көнне хокук яклаучылар РФ Җинаять кодексының 282 маддәсенең беренче өлеше нигезендә җинаять эшен ачкан.

Хокук яклаучылар бу гамәлне милли дошманлык уятучы, дип тапкан. “Шулай ук ул татар һәм кавказ халыкларының кешелек дәрәҗәсен кимсетүче” дип табылган.

Хокук саклаучылар тикшеренүләрне тәмамлап, бу эшне хәзер Ухта шәһәре мәхкәмәсенә юллаган. Гаеплегә бер йөз меңнән алып өч йөз меңгә кадәр штраф яки бер ел буе төзәтү эшләре, ике ел ирегеннән мәхрүм ителү яный.

XS
SM
MD
LG