Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә яшәүче грузиннар Русиягә каршы каршылык чарасы уздырды


Русиянең Истанбулдагы консуллык бинасы каршына яшьләр, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм Төркиядә яшәүче грузиннар җыелды.

“Азатлык” радиосының хәбәрчесе хәбәр итүенчә, урам җыенында катнашучылар Русиянең Грузия эчке эшләренә тыкшынуына каршы чыкты һәм Русия хакимиятен Грузия җирендә сугыш кабызып җибәрүдә гаепләде.

Митингта катнашучылар, шулай ук шәмнәр кабызып, бер минут тынлык белән сугыш барышында һәлак булган гади халыкны искә алды.

Шул ук вакытта, Грузия һәм Русия арасындагы низагны хәл итәр өчен, төрек хакимияте “Кавказ форумы” дип аталган җыенга әзерләнә. Анда Русия һәм АКШ вәкилләре дә катнашыр дип көтелә. Бу хакта Төркия президенты Габдулла Гөл белдерде.
XS
SM
MD
LG