Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:55

Медведевның Идел буйлап сәяхәтенең йомгаклары һаман күпләргә билгесез.

Көньяк Осетия һәм Грузиядә бәрелешләр башлануга бер атна тула. Узган пәнҗешәмбе көнне Казанга Русия президенты Дмитрий Медведев килеп, 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиадага әзерлек, шәһәрдә булачак үзгәрешләр турында сөйләште. Ул Татарстанның киләчәге, спорт үсеше турында шактый оптимистик белдерүләр ясады. Шундый сорау туа - Русия президенты нәкъ шул вакытта Кавказда сугыш чыгасын турында белгәнме һәм нәкъ шул вакытта нинди карарлар кабул иткән?

Тыныч Иделдә хәвефле сәяхәт

Исегезгә төшерәм, Дмитрий Медведев узган атна башында Яраслау, Угличларда тарихи һәйкәлләр карап, Чабаксарга килде. «Россия» дип аталган махсус көймәдә Меведев белән бергә анның хатыны Светлана һәм улы Илья сәяхәт иттеләр. Күпләр шулай дип санады. Президентның җәйге ялын матбугат әллә ни күпертеп яктыртмады. Бары тик туризм, тарихи һәйкәлләр, ял итү турында гына сөйләшү рөхсәт ителде.

Ә бит нәкъ шул вакытта Русиянең 58-нче армиясе Осетиягә кереп китәргә әзерләнде. Бу төбәктән качакларны Русиягә ташыдылар. Бу хакта матбугат, радио, телевидение сөйләп торды. Нәкъ шул көннәрдә Владимир Путин Пекиндагы Олимпия уеннарының ачылыш тантанасына китте. Илнең ракеталарына боерык бирә торган кара чемодан Медведев белән бергә аның ял көймәсендә булганмы, хәрби эшләрне кем күзәткән – бу хакта берни әйтеп булмый.

Интернет аша һәм турыдан-туры күзәтү нәтиҗәсендә шуны әйтеп була. 6 август көнне Медведев иртәнге сәгать алтыда Чабаксарга килеп, шунда ук очкыч белән Мәскәүгә Солженицинны күмәргә кайтып китте. Аннан алдагы ике көн дәвамында Светлана Медведева Түбән Новгород өлкәсендәге Девеев монастырена зиарәт кылды.

Мәгълүмат чараларында Солженицынны күмгәннән соң Медведев сәяхәтен өзеп, Мәскәүгә кайта дигән хәбәрләр чыкты. Аның җәйге ялы өзелгән кебек иде.

Көймә белән Кирмән арасы

Шуңа карамастан, Казанда Медведевны каршы алуга әзерлек тукталмады. Русия президенты Мәскәүдә Солженицинны күмеп һәм тагын кайбер эшләрен башкарып, Чабаксарга киреп кайтканнан соң, Казанга юл тотты. Ул монда президент Миңтимер Шәймиев белән Казан Кирмәнендә ярты сәгать сөйләште, Универсиада корылмалары төзелешенә зур ярдәм вәгъдә итте. Һәм шул ук сәгатьтә ул көймәсенә утырып, каядыр китеп барган кебек булды. Телевидение бернинди көймә һәм сәяхәт иткән урыннарны күрсәтмәде. Аннан соң Медведев көймәсе Сембер, Самар якларына китте диделәр.

Бары тик Медведев киткәч кенә, аның Миңтимер Шәймиев белән аның Раифа монастыренә баруы турында кыска мәгълүмат чыкты. Икенче көнне ул инде Мәскәүгә кайтып, Осетиядәге сугышка бәйле белдерүләр ясады. Димәк ул Самар, Сембергә барырга да җыенмаган, туп-туры Мәскәүгә кайтып, хәрби-сәяси кризис белән шөгыльләнә башлаган. Белгечләр фикеренчә, Идел буйлап сәяхәте Медведевның ял итүен күрсәтү җәмәгатьчелек өчен оештырылган тамаша гына.

Путинның Кытайга барып Буш белән сөйләшеп йөрүе тик томалдан түгел диләр. Казан халкы ул кадәр бер катлы түгел, барсын да аңлагандыр. Инде хәзер бер атна үткәч тә, Русия президенты Татарстанга килеп ниләр эшләде дигән сорау җавапсыз кала. Шунысы кызык, матбугат эндәшми.

Алар ни турында сөйләшкәннәр?

Баксаң, Миңтимер Шәймиев узган җомга көнне үк Кирмәндә киңәшмә вакытында Медведев сәфәренең йомгакларын тасвирлаган. Ул көнне Миңтимер Шәймиев Универсиада корылмаларын төзү буенча бурычлар куйган. Чыннан да, сүз Универсиада турында барган. Эш күп, акча да күп кирәк. Аларны вәгъдә итәләр, инвестицияләр дә табырга кирәк. Әмма ни өчен 30 августта ачылырга тиеш булган Җиңү проспекты метро станциясе яңа елга кадәр дә төзелеп бетә алмый. 600 миллион сум гына акча кирәк. Әмма бу акчалар юк. Универсиадага күп миллиардлар вәгъдә ителә. Хәтта яңа 6 метро станциясен төзергә җыеналар. Ә бүгенге эшкә бер тиен дә бирелми.

Осетиядә сугыш чыккач, андагы җимерекләрне төзәтергә дистә миллиардлар, шулай ук канаты астына кергән Осетия пенсионерларына пенсия түләү турында хәбәр чыкты. Ә тыныч һәм тырыш Казанга акча яңгыры яумый.

Милли компонент һәм Зөя утравы

Ярый, анысы калып торсын. Казанны кызыксындырган сорауларга җавап кирәк. Миңтимер Шәймиев әйтүенчә, алар Медведев белән мәгариф системасы үзгәртеп коруны да тикшергәннәр, зур фәнни һәм укыту үзәкләрен төзү турында да онытмаганнар. Укыту стандартларыннан милли компонентны кыскартуга да кагылганнар. Бу хакта Русиянең мәгариф министры белән бергәләп сөйләшәсе бар икән. Ягъни, тикшерелгән, сөйләшенгән, әмма хәл ителмәгән. Чөнки аннан да мөһимрәк мәсьәләләр бар. Хәзер инде мәгълүм, бу - сугыш, Кавказ мәсьәләсе.

Кайбер мәгълүмат каналларыннан саркып чыккан мәгълүматларга караганда, Медведев Раифа монастыренә боралак белән очып барган. Димәк, көймә Медведевсыз гына су буйлап йөзгән. Ә Медведев белән Шәймиев һавада булганнар. Шулай булгач, Явыз Иван Казанны алу өчен махсус төзелгән кәлгаләр урнашкан, Зөя утравын да караган булырга тиешләр. Миңтимер Шәймиев моны яшерми. Свияжски утравын тикшердек, ди. 16 гасыр һәйкәлен шундый җимерек хәлдә тоту килешмәвен әйтә. Чыннан да Свияжски хәрәбәләрен торгызу өчен 5-6 милиард сум акча кирәк. Бу Цхинвалига бирелгән суммага якын. Татарстан аны күтәрерлек түгел. Явыз Иванның Казанны алырга дип төзегән кәлгасен тергезү өчен федераль акча куллану дөрес булыр иде.

Шулай итеп, Миңтимер Шәймиевның күптәнге теләге - Свияжскида федераль дәрәҗәдәге тарихи тыюлык төзү мәсьәләсе Медведев алдында куелган. Кыска шушы очрашу вакытында берничә дистә миллиард сумлык проектлар тикшерелгән: Универсиада һәм Свияжски хәрәбәләре. Әмма беренче планга Грузияне акылга утырту чыккач, әлеге тыныч планнар тормышка ашырмы? Моны беркем дә әйтмәс. Чөнки бу бит тыныч планнар.

Газеталар һаман томан җибәрә

Бүгенге мәгълүмат чараларын күзәтү һаман да кызык. «Известия» газетасы, Казандагы рәсми затлар Медведев һәм аның гаиләсен каршы алырга дип яза. Шул ук репортажның ахырында Медведевның бу монастырьгә хатынын һәм улын алып килергә теләвен әйткән. Ягъни президентның гаилә әгъзалары әллә кайчан көймәдән төшеп калганнар булып чыга. Сугыш заманында зур кешеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының кайда нишләп йөрүе дәүләт серенә әйләнә.

Грузин анасы сурәтенә табыну

Ахырда тагын бер дәүләт сере. Хәер, бу турыда «Время и деньги » газетасы язып та чыккан. Монастырьдәге архимандрит Всеволод Русия президентына грузин изге анасы иконасының күчермәсен һәм монастырь турында китап бүләк иткән. Медведев аны кабул итеп алган һәм үзенең улына бирәчәген әйткән. Өйрәнә торсын янәсе. Грузин Мәрьямана иконасы Раифа монастыренең иң кадерле ядькәре икән.

Нәкъ шул сәгатьләрдә Грузия һәм Русия арасында кискен каршылык чыгу – очраклы хәл дип уйлыйк. Әмма моның мәгънәсе бик шомлы. Хәзер мәңгелек дуслар – Грузия белән Русия иң каты дошманнар. Ике арада бүленмәгән байлыклар, чишелмәгән төеннәр озак сакланачак. Сәясәт һәм мәнфәгать менә шулай патшаларны да Алла кушкан юлдан читкә аера. Ә Казан гадәттә менә шундый тарихи вакыйгаларның янында яки үзәгендә була.

XS
SM
MD
LG