Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:08

Казандагы Кол Шәриф мәчетендәге музейда Нәҗип Нәккаш күргәзмәсе эшли. Ул онытылган шәмаил, ләүхә, тугра язуны тергезеп җибәрүче.

Күргәзмә биш бүлектән тора. Беренче өлеше изге китап Коръәнгә һәм дингә багышлана. Икенче өлешендә исә Тукайны иҗатка рухландырган дини сүзләр урын алган. Өченче бүлек Тукайга кадәр булган борынгы әдәбияткә багышланган. Ә дүртенче бүлеге инде дини бәйрәмнәрне чагылдыра. Бишенче өлеше Нәҗип Нәккашнең (Нәҗип Исмәгыйлев) үз гаиләсенә, иҗатына багышлана.


Нәҗип Нәккаш Татарстан рәссамнәр берлеге һәм Татарстан һөнәрчеләр палатасы берлеге әгзасы, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать һәм тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре. Анда урта гасырлар татар прозасын барлау, басмага әзерләү белән шөгыльләнә. 2 китап һәм 30 дан артык мәкалә бастырып чыгарды.

Нәҗип Нәккыш Азатлыкка интервью бирә
Каллиграфия – матур язу, хаттатлык өлкәсендә танылган рәссам матур итеп язу сәнгатенә студентларны да өйрәтә. Остазга бу көннәрдә 60 яшь. Ул совет чорында онытылган гарәби хәрефле матур язуны, шәмаил, ләүхәне, туграны тергезеп, яңартып җибәрүче. “Мирас”, “Идел”, “Ялкын”, “Сөембикә” журналларында һәм газеталарда аның әсәрләре еш басыла.

Инде 12 тапкыр үзенең шәхси күргәзмәсен оештырган. 2001 елда 25 эше белән Иранның Тәһран шәһәрендә халыкара “Коръән күргәзмәсе”ндә, 2006 елда Төркиядә «Кул сәнгатьләре» күргәзмә-ярминкәсендә катнашкан. Түбән Кама шәһәрендәге ике мәчет, Шәңгәлче авылы мәчете, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләре мәчетләре аның эскизлары буенча бизәлде.

Татарстан мәдәният министрлыгының күргәзмәләр эшчәнлеген оештуры бүлеге җитәкчесе Рәйсә Сафиуллина Нәҗип Нәккашнең тугра ясау осталыгын сөйли “2006 елда аны Төркиягә җибәргән идек. Ул анда госманлы каллиграфиясе дәвамчыларын үзенең татарча ысуллары, фәлсәфәсе белән таң калдырган. Аеруча аның гадәти татар кешеләренә дә тугра ясый алуы сокландырган. Нәккаш кешеләрне ярата белүче, аларның һәрберсен кадерләүче халыкчан рәссам”, ди.

Нәҗип Нәккаш үзе радио хәбәрчесенә: “Бүгенге көндә борынгы, мең еллык кулланган гарәп язуыбыз аның каллигарфиясе, яңадан тергезелә. Ислам динебез яңадан кайта, һәм бу сәнгать тә яңадан чәчәк ата башлады” , дигән иде.

XS
SM
MD
LG