Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетия: 5 көн


Русия һәм Грузиядә матәм көннәре игълан ителде. Качаклар үзләренең киләчәк тормышы турында уйалана. Рәсмиләр бер-берсенә гаепләүләр белдерә.

Грузия президенты Михаил Саакашвили чәршәмбе иртән илгә килгән Литва, Польша, Эстония җитәкчеләре белән узган матбугат очрашуында солых килешүенә карамастан, Русия хәрби танклары Грузиянең Гори районына килеп һөҗүмнәр оештыруын белдерде. Бу Русия ягыннан алдан килешенгән тәртипләрне бозу ди, Грузия ягы.

Шул ук вакытта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Грузия барлык хәрбиләрне Көньяк Осетиядән чыгарырга тиеш, бу низагны бетерүнең бер шарты, диде.

Билгеле булганча, сишәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Европа берлегендә рәислек итүче Франция җитәкчесе Николя Саркози низагны бетерү өчен 6 юнәлешне билгеләде. Әлеге планны Саркози шул ук көнне Тифлиска алып китте һәм анда әлеге документка бераз үзгәрешләр кертелде. Ягъни, Көньяк Осетия һәм Абхазиянең киләчәк статусын халыкара нигездә тикшерү дигән билгеләмә төшерелеп калдырылган. Ләкин Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров моның бернинди куркыныч да юк, әлеге мәсьәләдә Мәскәү белән алдан сөйләшеп килештеләр, диде. Лавров фикеренчә, ул билгеләмәнең булмавыннан бернәрсә дә үзгәрми, чөнки Көньяк Осетия белән Абхазиянең статусын билгеләмичә, аларның иминлеген тәэмин итеп булмый.

Шул ук вакытта Польша, Латвия, Литва һәм Эстония җитәкчеләре Мәскәүдә Медведев һәм Саркози тарафыннан сөйләшенеп, низагны хәл итү өчен тәкъдим ителгән планны тәнкыйтьләде. Әлеге дүрт ил президенты бу планда Грузиянең бөтенлеген хөрмәт итү турында бер сүз дә юк, ди. Моннан тыш алар киләчәктә агрессия чаралары кулланылмасын өчен Грузияне НАТОга кабул итәргә чакырды.

Гаепләүләр китте

Хәрби чараларны туктату турында сөйләшүләрдән соң, Грузия һәм Русия рәсмиләре бер-берсенә гаепләүләр белдерә.

“Грузия җитәкчелеге геноцидка, хәрби җинаятьләргә, күпләп халыкны коруга китергән гамәлләргә боерык бирде һәм бу һич кенә дә җавапсыз кала алмый. Көньяк Осетиядә зыян күргән безнең йөзләгән ватандашларыбыз халыкара мәхкәмәләргә шикаять әзерли. Һәм дөреслекне белсеннәр өчен Русия хакимияте аларны бу өлкәдә яклаячак”, диде Сергей Лавров.

Михаил Саакашвили митингта чыгыш ясый
Ә Грузия президенты Михаил Саакашвили Тифлиста митингта чыгыш ясаганда Русиягә гаепләүләр белдерде.

“Без районнарны күзәттек һәм бу икенче бөтендөнья сугышындагы кебек күпләп халыкны юк итүгә ошаган. Тынычлык сөйләшүләре, килешү шартлары турында сүз алып барылганда, минем илдә халкыма каршы явызлыклар кылына”, диде ул.

Русия үз гамәлләрен Көньяк Осетиядәдәге тыныч халыкны яклау дип аңлата. Һәм Грузияне геноцидта гаепләп, аның гамәлләре нигезендә тикшерүләр уздырылачагына басым ясый.

Ә Тифлисның Нидерландтагы илчесе Мая Ранжикедзе Грузиянең Русияне халыкны күпләп коруда гаепләп, халыкара мәхкәмәгә рәсми шикаять биргәнен әйтте.

АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Грузиядәге хәрби низаг сәбәпле, Мәскәү дөнья җәмәгатьчелегендә ышанычын югалтырга мөмкин дип белдерде.
XS
SM
MD
LG