Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Осетигә ярдәм китте


13 август Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да матәм көне булды.

14 август Осетиядә зыян күрүчеләргә һуманитар ярдәм кәрваны кузгалачак. Алты йөк машинасының берсендә пыяла, икесендә шифер, калганнарда азык-төлек һәм дарулар булачак. Аларны берничә милиция машинасы саклап барачак. Бу турыда республиканың сәнәгать министры Юрий Пустовгаров белдерде. Аның сүзләренә карганда, һуманитар ярдәм шимбә көнне тиешле урынга барып җитәчәк.

Әлеге вакытта һуманитар ярдәм җыю ике урында оештырылган: гадәтттән тыш хәлләр министрлыгы оешмалардан, Кызыл хач кешеләрдән Осетигә җибәрү өчен әйберләр җыя. Сәламәтлек саклаучылар һәм милиция хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын сугышта зыян күрүчеләргә җибәрәчәкләрен белдерделәр.

Көньяк Осетидә үлгән урыс хәрбиләре арасында Башкортстаннан да ике егет бар дип хәбәр иткән иделәр. Аларның берсе Октябрьскийдән - Сергей Тарасов, икенче егет Благовещен шәһәреннән Артем Полушкин. Соңгы мәгълүматларга карганда, Полушкин үлүчеләр исемлегенә дә, яраланучылар исемлегенә дә кергән. Мәгълүматлар тикшерелә. Тарасов исә бөтенләй югалган, аның гәүдәсе табылмаган. Аларның икесенә дә 21 яшь. Яраланучылар арасында тагы биш Башкортстан егете бар.
XS
SM
MD
LG