Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кулга алынган Тибет активистлары Кытайдан куылды


Пекин - Кытай полициясе Тибеттәге хәлләргә протест белдерергә теләгән 8 чит ил ватандашын һәм бу чараны төшерергә җыенган бер Британия журналистын кулга алып, илдән чыгарды. "Яшь укучылар - азат Тибәт өчен" дип аталган кеше хокукларын яклаучы төркемнең башлыгы, кулга алынганнарның 7се американ ватандашы, берсе исә милләте буенча тибәтле Япон ватандашы булуын белдерде.

Кулга алынганнар арасында каршылык вакытында чараларны төшерергә теләгән бер Британ хәбәрчесе дә бар. Әлеге кыска вакытта оештырыла алган протест чарасы, Олимпия уеннары башланганнан бирле, бу Пекиндә күпләп кеше катнашында уздырылган беренче протест чарасы дип санала.

Элек булган протест чараларында 5 кешедән азрак протестчы катнаша иде.
XS
SM
MD
LG