Accessibility links

Консул пантюркизм һәм төрек лицейлары турында


Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин.
Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин.

Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин пантюркизм сүзен салкын сугыш чорыннан калган әйбер дип саный.

«Росбалт» агентлыгына Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Әргин әңгәмә биргән. Ул пантюркизм сүзен салкын сугыш чорыннан калган әйбер дип атаган.

“Пантюркизм әһаңнәре Төркиядә дә, Россиядә дә кайчакны ишетелә. Ул салкын сугыш вакытыннан калган искергән нәрсә. Бәхеткә каршы, безнең илләр арасында мөнәсәбәтләр актив формада үсә тора. Соңгы елларда алга китеш аеруча нык сизелә. Русия Федерациясе – Төркия җөмһүриятенең мөһим партнеры, Төркия дә РФ өчен мөһим партнер. Сәяси яктан безнең Русия белән бернинди дә фикер каршылыгы юк. 2004 елда президентлар Владимир Путин һәм Әхмәт Нәҗәт Сәзәр уртак декларация белән Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытылган, партнерларча дип тапты һәм алар тагын да ныгып, баеп бара. Пантюркизм һәм партнерлык мөнәсәбәтләре – кушылгысыз әйберләр. Пантюркизм, панславизм кебек үк узган гасыр сүзе”, дигән ул.

Ә төрек лицейларын консул Әхмәт Әргин, яхшы белем йортлары дип атаган.

“Татар-төрек лицейлары - шәхси уку йортлары. Гамәлдәге кануннар буенча уку йортларына кайбер таләпләр бар. Бу яктан ниндидер җитешсезлекләр булса, аларны юк итәргә кирәк. Шул ук вакытта әйтеп узарга кирәк ки, лицейлар бик яхшы белем бирә. Бу турыда укучылар да, ата-аналар да, тәмамлаучылар белән аралашкан башка кешеләр дә әйтә. Алар дүрт телне мөкәммәл белә: урыс, инглиз, татар, төрек телләрен. Шуннан битәр, алар дәрәҗәле бөтенрусия һәм халыкара бәйгеләрдә, олимпиадаларда беренче урыннарны ала, Русиянең алдынгы уку йортларына укырга керә”, ди баш консул.

XS
SM
MD
LG