Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Казан думасы шәһәрдә туризмны үстерү программасын кабул итте. 2011 елга кадәр бу эш өчен 250 миллион сумнан артык акча тотарга уйлыйлар.

Программа 3 елга исәпләнгән. Депутатларны, әлбәттә бу кадәр зур акчалар тотылгач, бу тармакның кайчан шәһәр казнасын баета башлаячагы да кызыксындырды.
15 елдан соң гына акча ага башларга мөмкин
Казанның тышкы бәйләнешләр һәм туристлык комитеты башлыгы Владимир Леонов сүзләренчә, бу программаның соңгы нәтиҗәсе булып казанга елына миллион ярым туристны китерү тора. Башкалада бүгенге көндә яшәүчеләргә караганда да күбрәк булып чыга бу сан. Әмма моның өчен хәйран вакыт кирәк икән. Шәһәрне сәяхәт базарында таныту өчен һәм Казан түрәләре уйлавынча, миллион ярым кеше китерү өчен биш баскычны үтү кирәк. Бер баскычтан икенчесенә күчүгә 3 еллап вакыт үтә. Татарстан башкаласы әлегә беренче - “билгеле булмаган”ында гына. Шулай булгач, эшләр бик уңай барса, 15 елдан соң гына Казан дөнья күләм танылып, мул итеп акча эшли башлаячак.
Бүген тиеннәр генә кала
Ә бүгенге көнгә килгәндә исә… “Турист шәһәр казнасына әлегә тиеннәр генә калдыра. Сәяхәт өчен тоткан акчаларының бары тик 1%н гына. Без туристларның мондагы чыгымнарын да 45% ка кадәр җиткерергә планлаштырабыз. Бүген кунучылар исә 60$, көнен килеп китүчеләр 6$ гына тота. Безнең максат бер яктан туристлар санын арттыру булса, икенче яктан аларның монда булу вактын да озайту”. Шул вакытта күбрәк акча да туздырачаклар, ди Леонов.
Бу 3 еллык программаның үзенең дә 3 баскычы бар. 2009 елга кадәр Русия, Германия, Британия күз алдында булачак. Алдагы баскычта бу өчлеккә Франция һәм Бенелюкс илләре килеп кушыла. 2011 елда исә Казан әлегеләр белән бергә Италия, Скандинавия илләре һәм Кушма Штатларның туристлык базарына да үтеп кереп алардан да сәяхәтчеләр күпләп килер дигән өметтә.
Кытай кая?
Казан шәһәре думасының бер депутатын бу исемлектә Кытай булмау бик гаҗәпләндергән. Аның фикеренчә, кытайлар Русияне дә яхшы белә һәм ара да улкадәр үк ерак түгел. Бу программаны төзүчеләр һәм белгечләр сәяхәт базарын өйрәнгәндә 47 илнең мөмкинлекләрен тикшергән. Һәм алар арасында Кытай да булган. “Төп таләпләрнең берсе Русиягә сәяхәткә бару мөмкинлеге иде. Бу таләптән караганда Кытайдан Русиягә бару кыйммәт була. Шуңа күрә Кытай оттырды”, ди Леонов.
3 ел эчендә хәдәфкә алыначак илләргә килгәндә исә, Казан үзен таныту өчен башта төп игътибарны киң күләм мәгълүмат чараларына бирәчәк. Һәм шулай ук халыкара сәяхәтнең зур күргәзмәләрендә дә катнашырга җыена. Эш башланган инде. Август ахырында Англия мәгүлүмат чаралары вәкилләре өчен мәгълүмати тур оештырылачак. Германиядән килеп киткәннәр инде. Шулай ук башка илләрдән дә журналистлар һәм тур-операторлар Казан белән танышырга киләчәк.
Русиянең татар башкаласы турында ләм-мим
Roger Johnson
“Мәгълүмат чараларыннан башка туриндустриядәгеләр белән генә эшләүдән мәгънә юк. Кешеләр дөньяда Казан дигән шәһәр барлыгын белергә тиеш. Аларның кызыксынуы тугач кешеләргә хезмәт күрсәтә торган туриндустрия булырга тиеш. Безнең стратегиянең юнәлешләре бер-берсе белән бәйләнгән”, ди Англиянең TMI ширкәтенең Мәскәүдәге вәкиле Херенлойд. Нәкъ бу ширкәт Казанны таныту проектын әзерләгән иде.

Бу проектны тәкъдим итү чарасы вакытында Британиянең TMI ширкәте вәкиле Roger Johnson Казанны Русиянең татар башкаласы булуына зур игтибар биргән вакытта гына уңыш китерәчәк дигән иде. Дөрес, думада Казанда туристлыкны үстерү программасы каралганда, 14 август көнне, бу хакта бер генә сүз дә булмады. Бу чарага кадәр әзерләнгән һәм дума утырышы вакытында депутатларга тәкъдим ителгән 3 минуттан артыкка сузылган Казанны рекламаучы видео тасмада да Казанның татарлар мәркәзе булуы турында ләм-мим.
Тарихи биналарга бүтән тимибез
Бу программаны тикшергән вакытта депутатларны Казандагы тарихи истәлеккә ия булган биналарның язмышы да борчыды. Күрәсең татар һәм урыс мәдәнияты, Сабантуй бәйрәмнәре, төрле театрлар булу, үзенчәлекле милли ашлар янына тарихтагы шәхесләр һәм вакыйгалар турында сөйләүче биналарның мулдан булуы да кирәктер мөгаен. Кайберәүләр әйтүенчә, алар соңгы вакытта нык җимерелде. “Бүген без моңа зур игътибар бирәбез. Тарихи корылмалардан башка туристлык була алмый”, диде дума утырышын алып барган шәһәр мэры Илсур Метшин.
Универсиадага кадәр рәтләнерме?
Дөрес, Казан төрле телдә сөйләшкән сәяхәтчеләрдән шау-гөр итеп торсын өчен бик күп проблемаларны хәл итү кирәк. Кунакханәләргә дә, килеп төшкәндәге “шәһәр капкалары”на да, яшәеш челтәренә дә, табынчыларның тел белмәвенә дә һәм башка бик күп җитешсезлекләргә таләпчән инглизләр, төгәл һәм прагматик алманнар, кызу канлы итальяннар һәм башкалар да борын җыерырга мөмкин. Шәһәр түрәләре 2013 елда булачак Универсиадага кадәр бу җитешсезлекләр бетәр дип ышана.

XS
SM
MD
LG