Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Халык ихтыяры” газетасы янә “терелә”


Башкортстанда берничә ел рәттән чыгып килгән «Халык ихтыяры» исемле бәйсез татар газетасы яңадан чыга башлый.

Бу хакта Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары, шушы газетагың мөхәррире, профессор Мәҗит Хуҗин белдерде. Газетаның озак тәнәфестән соң әзерләнгән беренче сан язмалары әзерләнеп бетеп нәшриятка җибәрелгән дә инде.

Халык арасындагы әлеге бик популяр матбугат басмасы башта республикадагы барлык татар милли оешмалары исеменнән чыгып килсә, соңрак Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәрияте аны үз канаты астына алган иде.

“Халык ихтыяры” газетасы Уфада 2003 елның азагында пәйда булды. Республика хакимиятләренең эзәрлекләүләре сәбәпле, Башкортстанда нәшер итү мөмкинлеге булмагач, аны Чаллыдагы бер нәшриятта бастырып кайтаралар. Республикадагы милли һәм сәяси-социаль хәлләр хакында дөрес һәм хак мәгълүматлар биргәне өчен, “Халык ихтыяры” газетасын берничә тапкыр кулга да алдылар. Әмма шунысы мәгълүм – кемнәргәдер бик ошап бетмәгән язмалар басылса да, газетаны мәхкәмәгә бирү очраклары булмады.

Әле “Халык ихтыяры” икенче сулышын алмакчы. Газетаның мөхәррире - Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, киләчәктә дә әлеге популяр газет республикадагы татар җәмәгатьчелек оешмаларының уртак басмасы булып калачак.

“Хәзер без алда торган халык исәбен алуга әзерлеккә нык басым ясаячакбыз, ди Мәҗит Хуҗин. – Башкортстанда, 2002 елдагы кебек үк, татарларны тагын башкорт дип яздыртмау өчен, халык арасында аңлату эшләрен алып бару төп бурыч. “Халык ихтыяры” бәйсез басмасы бу эштә зур ярдәм күрсәтә ала”.
Мәгълүм булуынча, быел үктәбер аенда, Русиядә халык исәбен алуның сынау өлеше оештырыла. Шушы кампаниягә әзерлектә һәм аны алып баруда хәрәмләшүләргә юл куймау шарт, ди Мәҗит Хуҗин.

“Халык ихтыяры” Башкортстан татарларының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен яклаучы басма булу өстенә, яклауга мохтаҗ башка милләтләрнең дә мөрәҗәгать итү үзәге булачак, ди М. Хуҗин. – Кеше хокукларын яклаучы, сүз иреге сагында торучы басма буларак, безнең газета һәммә кеше өчен ачык”.
XS
SM
MD
LG