Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Татарстан белән дуслашмакчы


“Укртатнафта” белән “Татнефть” ширкәте арасында берничә ел барган каршылыклы хәлләргә нокта куелыр дип көтелә. Украина ягы үз гаебен танып, татарстанлыларның таләпләрен үтәргә әзерлеге турында белдерде.

Инде берничә ел нефть өлкәсендә Татарстанның “Татнефть” һәм Украинаның “Укртатнафта” ширкәте арасында төрле аңлашылмаучанлыклар барды. Хәлне җайга салыр өчен Татарстан җитәкчелеге Украина башлыкларына мөрәҗәгать итеп тә караган иде. Республиканың иң югары җитәкчеләре – президент Миңтимер Шәймиев, премьер-министр Рөстәм Миңниханов та әлеге мәсьәләне абсурдка тиңләп, бу хәлләргә тискәре мөнәсәбәтләрен белдергәннәр иде.
Ахыр чиктә мәсьәлә тыныч юл белән хәл ителмәгәч ике ширкәт арасында мәхкәмә эше башлана. Бераз онытылып торганнан соң, шушы көннәрдә Украина белән Татарстан мөнәсәбәтләренә янә игътибар артты. Чөнки Украина ягы үз гаебен танып, Татарстанныкы саналган 18% акциядән баш тартып, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне җайга салу теләген белдерде.
Татарстан бу бәхәстә үзенең 18% акциясен кайтарып, Украинадан 577 миллион доллар исәпләнгән бурычын кайтаруны таләп итә. Украина исә бу таләпне үтәргә әзер, әмма 18% акцияне соңыннан үзенә сатып алу шарты белән. Белгечләр аларның хакын 300 миллион доллар дип исәпли.
Украинаның юстиция министры урынбасары Евгений Корнейчук “Коммерсант” газетасында белдергәнчә 17 августка кадәр ике як та очрашып, мәхкәмәдән барлык шикәятләрне дә кире алып, аңлашылмаучанлыкларны уңай якка хәл итәргә планнаштыра.
“Укртатнафта” белән “Татнефть” мөнәсәбәтенә бәйле Татарстан ширкәте башлыгының беренче урынбасары Наил Маганов “Азатлык”ка һәрвакыт үз фикерен белдереп торды. Бу юлы ул Украина җитәкчелегенең әлеге гамәленә мондый бәя бирде.
“Бу мәсьәлә катлаулы түгел. Беренче чиратта ул Украинада канунның барлыгын, я юклыгын күрсәтә. Хәлнең болай тәмамланачагы алдан ук билгеле иде. Татарстан ягы һәрчак эшне тыныч юл белән хәл итү ягында. Без тиз арада Украинаның юстиция министрлыгы вәкилләре белән очрашу булыр дип көтәбез. Безнең максат мәхкәмәдә җиңү түгел. Иң мөһиме элемтәләрне яңадан җайга салу. Украина 18% акциядән баш тартып, булган бурычын кайтарса, без канәгать калабыз”, дип белдерде Наил Маганов.
Искә төшерик, 1998 елда “Укртатнафта” үзенең 18% акциясен “Татнефть” ширкәте белән бергәлектә эшләгән “AmRuz” һәм “SeaGroup” ширкәтләренең векселләренә алмаштырган. Әмма, Украина премьер-министры Юлия Тимошенко соңыннан бу килешүне дөрес түгел дип, “Нафтогаз Украина”га 18% акцияне кире дәүләткә кайтаруны сорады. “Татнефть” моның белән килешми. Алга таба бу бәхәс Женева мәхкәмәсендә дәвам итә.
“Укртатнафта” акцияләре белән идарәне югалткан өчен “Татнефть” һәм бәхәстә катнашкан башка ширкәтләр дә шикаять белдереп, 5 миллиард доллар сорый. Соңрак бу ыгы-зыгыга “Сувар – Казан” ширкәте дә кушыла. Украина ширкәте нефть кудырган өчен аңа да шактый бурычлы икән.
Күп кенә вакыт Украина бу бәхәсләрдә үз гаебен танымый килсә дә, хәзер Татарстан белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга тырыша. Татарстан ширкәте вәкилләре бу гамәлләргә әлегә шикләнеп кенә карасалар да, украиналыларның гафу үтенүләренә тәмам ышана инде.
XS
SM
MD
LG