Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Көньяк Осетиягә качаклар кире кайта. Цхинвалны төзекләндерү эшләре башлана. Грузия исә Русия хәрбиләре Поти шәһәренә керү юлында күзәтүләр алып баруын белдерә.

Пәнҗешәмбе Америка Кушма Штаталарыннан Грузиягә беренче һуманитар ярдәм китерелде. Якын киләчәктә ул ярдәм артачак, диелә.

“Бу алга таба тапшырылачак ярдәмнәрнең әле беренче өлеше генә. Әлеге ярдәм безнең Грузиянең киләчәген кайгыртуны белдерә. Һәм ул шул ук вакытта ике ил арасындагы уртак мәнфәгатьләр, кыйммәтләр һәм якын дуслык барлыгын күрсәтә”, диде хәзерге вакытта Тифлиста булган АКШ дәүләт секретаре урынбасары ярдәмчесе Матью Брайза.

Шулай ук бүген Франция, ә аннан Тифлиска барыр алдыннан АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Американың демократик юл белән сайланган Грузия хакимиятен яклавын белдерде.

“Русиягә күрше булган бу кечкенә генә ил икътисади өлкәдә тәрәккыятьттә. Һәм ул үзеннең демократик кыйммәтләрен сакларга тырыша һәм без бу мәсьәләдә аңа ярдәм итәбез. Без бу илнең киләчәгенә ышанабыз”, диде ул.

Николя Саркози белән Кандолиза Райс Парижда Грузия низагы турында сөйләшү өчен очрашты
Райс инде Франциягә килеп җитеп, ил президенты Николя Саркози белән Грузиядәге низаг турында сөйләшүләр уздырды. Билгеле булганча, Көньяк Осетия-Грузия низагын хәл итү өчен биш юнәлеш билгеләнгән иде. Ләкин аңа да карамастан, Русия гаскәрләре Грузия җирендә кала дип белдерелә.

Пентагонда узган матбугат очрашуында АКШ саклану министры Роберт Гейтс Русия агрессия чараларыннан баш тартмаса, Америка-Русия мөнәсәбәтләренә күп елларга зыян киләчәген әйтте.

Гади грузиннар әле дә соңгы көннәрдә күргәннәрне оныта алмый.

“Без үзебезне басып алынган кешеләр кебек хис итәбез. Алар безне беренче тапкыр Сухумидан куып җибәрде. Мин качак. Хәзер инде алар безне үз җиребездән куып чыгармакчы була. Ике тапкыр инде Грузия шуны кичерә һәм ни өчен икәнне аңламыйбыз”, диде Русия гаскәрләре киткәннән соң Грузиянең Зугдиди шәһәрендә яшәүче Керен Эсебуа.

Шул ук вакытта бүген Русия президенты Дмитрий Медведев хәрбиләргә мактау сүзләрен әйтте.

“Иң элек минем сезгә хәрби бурычыгызны яхшы үтәгәнегез өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу эш Русия Федерациясе халкы ихтыяҗларында эшләнде. Барлык алга куелган максатлар үтәлде”, диде ул.

Медведев шулай ук Көньяк Осетия һәм Абхазия үз киләчәк статусын билгеләүгә нинди тәкъдим кертсә дә, Мәскәү аны яклыячагын әйтте.

Җимерек биналар астында әле дә мәетләр кала
Һөҗүмнәр вакытында Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәрендә калган яшәүчеләр бүген гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эшчеләре белән җимерек биналарны җыештыруга кереште. Ул эшне ике-өч көндә бетерү күздә тотыла, чөнки мәетләрнең әле биналар астында калуы сәбәпле, авырулар таралу куркынычы бар.

Шул ук вакытта Төньяк Осетиядән Цхинвалга качаклар кайта башлады. Хәзер кайтучыларның саны 12 меңгә җиткән. Әлегә Владикавказда калучы һәм төрле ял итү урыннарына, мәктәпләргә урнаштырылган халык та тизрәк өйләренә кайтырга теләүләрен әйтә. Әмма үзәк юллар хәрби техника белән тулу сәбәпле, анда әлегә халыкны ташучы транспорт йөрешенә урын бик аз кала.

Бәрелешләргә кадәр Көньяк Осетиядә яшәгән грузиннарның да яшәгән урыннарын ташлап китүе һәм әлегә берсенең дә кире әйләнеп кайтмавы әйтелә. Хәзер бу ике халык күрше булып яшәүне күз алдына китерү авыр, ди.

XS
SM
MD
LG