Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабан туе сурхарбан кебек


Иркутски өлкәсе һәм Уст-Урда Бурят округы мөфтие Фәрит хәзрәтне каршы алу.
Иркутски өлкәсе һәм Уст-Урда Бурят округы мөфтие Фәрит хәзрәтне каршы алу.

Бурятиядәге Бохан районында узган сабан туен җирле бурят бәйрәме сурхарбанга тиңләгәннәр. Ул август аенда узган.

Иркутски өлкәсе канун чыгару җыелышы депутаты Сергей Босхолов: “Без сабан туен сурхарбаннан ким яратмыйбыз”, дип милли бәйрәмгә килүчеләрне котлаган. Ул котлауны татар һәм бурят телендә әйткән.

Бәйрәмдә ат чабышы да, капчык сугышы да, көрәш тә булган. Аларда төрле милләт кешеләре катнашкан.

Иркутски өлкәсе һәм Уст-Урда Бурят округы мөфтие Фәрит Миңгалиевне дә Боханда чәк-чәк белән каршы алганнар.

Төрле татар милли ризыклары бәйгесе узган. Беренче урынны Бохан районы үзәге һәм Укыр авылы кешеләре алган. Нокыт һәм Алар авылы ханымнары исә икенче калган.

Хохордагы татар төркеме «Дуслык» исә сәхнәдә йолдыз булган. Аңа Тараси, Бохан авылы кешеләре дә чыгыш ясарга ярдәм иткән. Алар да сәхнәгә чыккан.

Татарча аңламаган кунаклар, кайсы команда җиңде, дип сораганнар. “Сабан туенда команда белән җиңүче юк. Анда дуслык җиңә”, дип яза Khakassia.info сәхифәсе.

Байкал аръягына татарлар Столыпин реформасы һәм Сталин золымы вакытында буш җирләр, иркен ризык, чагыштырмача күбрәк вөҗдан иреген эзләп күченеп килгән булган.

XS
SM
MD
LG